Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кем җыештырырга тиеш?

Табигатьне пычратучылар белән ничек көрәшергә?

"Хөрмәтле авылдашлар, Салкын чишмәгә яңа элмә такта куйдык. Авылларда чишмәләр гомер-гомергә изге урын дип санала. Күп җирләрдә кешеләр чишмә суының дәвалау көче барлыгына ышана. Ә борынгы заманнарда егетләр һәм кызлар чишмә янында күрешеп, мәхәббәт аңлашкан.

Кешеләрнең чиста су чыганагын тәртиптә тотарга тырышуларының сере, сәбәпләре дә шунда. Ләкин, ни кызганыч, безнең яшьләрдә тәрбия юк. Авыл советының актив кызлары быел чишмә-буаларны жыештырып житешә алмыйлар! Менә тагын чишмәбездә шашлык пешереп ашаганнар да шул килеш бөтен чүп-чарларын калдырып киткәннәр. Чишмәдә күңел ачып, аны пычратып киткән кешеләр, сез бик тәрбиясез кылангансыз!" - дип ачынып язалар Вәрәшбаш авыл җирлегеннән.

Вандаллык, шапшаклык, кеше хезмәтенә төкереп караучылар, табигатькә зыян китерүчеләр белән ничек көрәшергә тәкъдим итәсез?

 Фотолар - Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев