Юрганыңа карап, аягыңны суз
Җәйнең соңгы аена аяк бастык. Бу чорда әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли
Баласы беренче сыйныфка баручылар гына түгел, өлкән сыйныфларда укучылар өчен дә кием-салым, канцелярия товарлары кирәк.
Берничә ел элек мәктәпләрдә бердәм форма кабул ителде. Мәктәп формаларын, махсус тектереп, “Сөмбелә” кибетенә кайтаралар. Формаларны шәһәрләрдәге махсус кибетләрдән дә табарга була. Кызлар сарафаны 2400-2800 сум торса, костюм-чалбар һәм жилеттан торган өчлек 3800 сумга төшә, жилет белән чалбарның бәясе – 3 мең сум.
– Без, мәктәптә укыганда, 1-4 сыйныфларда һаман шул бер формадан, бер портфель белән йөрдек. Хәтта мәктәп портфеле дә бертөсле иде. Райондагы кибеткә бер “завоз” булгандыр инде. Беренче сыйныфка барганда, мәктәп формасы ике-өч үлчәмгә зур булып, капчык кебек салынып тора иде. Формага якаларны әни тегә иде. Атна саен салдырып, кабат тегеп куешлы якаларда гына аерма бар иде. Бәйрәм көннәрендә – ак, калган көннәрдә кара альяпкыч кия идек. Оныгым быел 1 сыйныфка бара. Ярдәм булыр дип, 20 мең сум акча биргән идем. Кызым: “Әйберләрнең яртысын алырга җитә”, – дип, шаккатырды. Юрганыңа карап аяк сузарга кирәк, дидем. Гел затлы әйбер алырга димәгән! Ярый әле, мәктәпкә озатасы балам юк, үсеп беттеләр, Аллаһка шөкер! Уку башлангач, төрле фәннәрдән кирәкле эш дәфтәрләрен дә аласы бар. Без укыганда, әти-әниләр бернәрсә дә сатып алмады. Хәзер сыйныфтагы ремонт чыгымнарын да әти-әни күтәрә. Заманасы шундыймы, без иске карашлымы, аңламассың! – ди Ләйсинә Хәсәнова.
Район кибетләрендә мәктәп кирәк-яракларын барлап чыктык. Портфельләргә бәяләр 1 мең сумнан башлана. Хәзер зарядка белән эшләүче портфельләр дә сатыла икән. Кацтоварларга килгәндә, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәкле папкаларны, пластилин, җилем, кайчы, бетергеч, линейка, күптөрле пумалалар, ручкалар, дәфтәрләрне исәпкә алып, 2-4 мең сум акча түләргә туры киләчәк.
– Ата-аналарның кесәсе генә чыдасын. Оныкларын киендерешергә әби-бабайлар да булыша. Улым быел 11 сыйныфка укырга бара. Ике күлмәк, ике чалбар алдык. Шәһәр кибетләреннән дә карадык, ошаганын таба алмадык. Интернет-кибеттән кайтардык, 9200 сум булды. Җайлы аяк киемнәре генә аласы калды. Улыма ошаганы – 5 мең сумга якын. Ул бәягә аяк киеме алып булмас, дип уйлыйм. Чыгарылыш сыйныфы болай да чыгымлы санала. БДИга әзерләнү өчен курслар сатып аласы бар! Дәфтәрләр алмадык, былтыр акция вакытында күпләп алып куйган идем, – ди райондашыбыз Гөлназ.
Балаларны мәктәпкә әзерләү кесәгә нык суга, ди райондашларыбыз.
Бу көннәрдә интернетта кызыклы видеоролик пәйда булды. Әнисе, 1 сыйныфка баручы улына кирәк-яраклар алырга 57 мең сум акча кирәк булуын белгәч, уенын-чынын бергә кушып: “Быел мәктәпкә барырга акча юк. Фермага эшкә кереп, икенче елга акча тупларсың”, – ди. Акчаң булмаса, каян алырга?! Айлык керемнәре 25 мең сумнан артмаган, баланы ялгыз тәрбияләүче әниләргә нишләргә?
– Кибеттә техник хезмәткәр булып эшлим. Яшь чакта укыйсы килмәде, хәзер хәтер ягы чамалы. Сатучы булып эшләсәң, акча җитәр иде, тик исәп-хисап эшен белергә кирәк. Баланы мәктәпкә әзерләү өчен ике-өч җирдә эшләргә туры килә. Әтисе ярдәм итәргә атлыгып тормый. Төрле кибетләрдә бер үк кием – төрле бәядә. Чагыштырып, сайланып алам киемне. Интернеткибеттән ташламалы бәягә дә киемнәр таптык: үлчәме туры килмәгән киемне ике мәртәбә очсызга тәкъдим иттеләр. Зуррак булса да, алдык. Икенче елга таман гына булачак. 2 сыйныфта белем алучы улыма мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 28 мең сум акча кирәк булды. Бер елда шактый үсеп киткән улыма өряңадан киемнәр алдык. Алмыйча да булмый, балалар тиз үсә, былтыргы киемнәренең күбесе кыскарган, материалы да тиз туза. Аяк киемнәре бер сезонга да җитми, – ди Зәнфирә апа.
Кибетләрдәге бәяләрне карап чыкканнан соң, быел баланы мәктәпкә әзерләү уртача 28- 36 мең сумга төшә, дип исәпләп чыгардык. Бу бигрәк тә 1 сыйныфка баручыларга, баланы баштанаяк киендерүчеләргә кагыла. Төп формадан тыш, алмашка блузка, чалбар яки итәк тә кирәк бит. Спорт костюмы, аяк киемнәре, эчке киемнәр, портфель, канцелярия товарлары – саный китсәң, исемлек шактый зур. Өстәвенә, кайбер фәннәрдән өстәмә эш дәфтәрләре дә сатып алырга туры килә. Малайларга караганда, кызларны мәктәпкә әзерләү кыйммәтрәк чыга. Аларга тасмалар, гольфы, алъяпкычлар да кирәк. Белем бәйрәменә алыначак чәчәк бәйләме, сезонлы өс һәм аяк киемнәре исемлеккә кермәгән. Аларын да исәпли башласаң, кем әйтмешли, ыштаныңны салырсың.
Республикада, шул исәптән районыбызда да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе старт алды. Акция кысаларында теләгән һәркем күпбалалы, аз керемле, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, авыр тормыш хәлендә булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә яңа уку елына кирәк-яраклар сатып алуда ярдәм күрсәтә ала. Быел 200дән артык балага портфельләр яки акчалата сертификат тапшырылачак. Финанс ярдәмен “Мизгел” яшьләр үзәгенә китерергә мөмкин. Юридик затлар акчаны “Мөслим балалары” ярдәм фондына күчерә ала. Ярдәмне 12 августка кадәр тапшырырга була.
Фотода Адилә үзенә рюкзак сайлый.
Лилия Шәймева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев