Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Йогышлы булсын!..

Көтәсең-көтәсең дә, ә ул үтә дә китә. Яңа ел бәйрәме дә, озын-озак яллары да үтеп китте. Бераз күңелсезләнеп тә калдык кебек. “Алда әле бәйрәмнәр күп” яки “Язга да күп калмады” дип юансак инде.


 Кояш туры карый, көннәр озыная, кошлар тавышы ишетелә башлагач, тормыш та башкача – күңеллерәк һәм тизрәк үтә кебек. Шунысы да игътибарга лаек: кояш күбрәк (көннәр озынрак!) булган илләрдә яшәүчеләр ешрак елмая төсле. Ә елмаю йогышлы!..
Безнең газетабыз да укучыларыбызга кояш кебек тәэсир итәдер, аны сагынып көтеп алалардыр, дип ышанасы килә.
Мәгълүмат, рухи азык бирүче газета көтеп алынган кадерле кунак кебек ул. Хат ташучылар газета-журналлар белән бергә куаныч, бәхет тә өләшә, димәк. Шулай булмыйни, язмалар күңел җылысын кушып әзерләнә бит!.. Укучы, почта һәм редакция арасындагы хезмәттәшлек өзелмәсен, шулай дәвам итсен иде. Безнең күңелебездәге җылылык көннәрегезне тагын да ямьлерәк итсен, бәла-казалардан сакласын, авырлыкларны җиңәргә булышсын. Иң мөһиме: илкөннәр – тыныч, дөньялар имин булсын! Газетабызга мәхәббәт сездән, ягъни укучыларыбыздан башкаларга да күчеп, вакытлы матбугатка язылучылар санын арттырсын!


Ихтирам белән, Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев