Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Җиңү бәйрәмендә актив катнашкан оешма-предприятиеләр бүләкләнде

Махсус комиссия тарафыннан Җиңү бәйрәмендә актив катнашкан оешма-предприятиеләр билгеләнде.

Кичә администраиядә узган киңәйтелгән утырышта Бөек Җиңү бәйрәмендә актив катнашкан оешма-предприятиеләр бүләкләнде. Махсус комиссия түбәндәге нәтиҗәләрне ясады.

Демонстрациягә бердәм коллективларын туплап, флаглар, транспорантлар кебек махсус атрибутика кулланган коллективлар арасында

1 урынны – Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе;
2  урынны – финанс-бюджет палатасы;
3  урынны "Август-Мөслим" хуҗалыгы һәм Мөслим гимназиясе яулады.

"Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предприятиесе, мәгариф идарәсе, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты махсус бүләккә ия булдылар.

Яшь армиячеләр парадында чыгыш ясаучылар арасында
1 урынны – Күбәк урта мәктәбе;
2 урынны – Мөслим лицее;
3 урынны Тат. Бүләр һәм Михайловка урта мәктәпләре яулады.

"Миләшкәй", "Ләйсән", "Күбәләк", "Карлыгач", "Кояшкай" балалар бакчалары махсус бүләккә ия булдылар.

Җиңүчеләр 7, 5 ,3, 2 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде.

Фото – администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев