Җиде кат үлчә, бер кат кис!
Бу атнада өч райондашыбыз кырыкалдарлар корбаны булган
Быел районда 12 мошенниклык очрагы теркәлгән. Мошенниклар урлашу өчен “ялгыш акча күчерү” схемасын кулланырга мөмкин. Мондый очракта үгетләүләргә бирешмәскә һәм акчаны мөстәкыйль рәвештә телефоннан, смс аша яки реквизитлар буенча кайтармаска кирәк. Бу мошенниклыкның киң таралган схемасы булып тора.
Ялган смс-хәбәрләр белән күпләр алдана. Мондый очраклар безнең җирлектә дә теркәлгән. Мошенниклар исәп-хисап счетын тулыландыру турында ялган хәбәр җибәрәләр, аннары, шушы кеше белән элемтәгә кереп, акчаны кире кайтаруны сорыйлар. Чынбарлыкта исәп-хисап счетына акча кермәве соңыннан гына ачыклана.
– Кеше акча күчерүдән баш тартса, мошенниклар янауга күчә. Мошенниклар кайбер очракларда потенциаль корбанына, чыннан да, акча күчерә, ә соңыннан, аның белән элемтәгә кереп, суд белән янап, акчаны кире кайтаруны таләп итә. Шул ук вакытта акчаны кире кайтару өчен башка счет, башка реквизитлар күрсәтәләр. Мошенниклар, үз теләкләренә ирешү өчен, “операция өчен ашыгыч түләү”, “туганга ярдәм” дигән сылтаулар табып, акчаны ялгыш күчердем дип, корбанының күңеленә тияргә тырыша. Кайвакыт, ышандырырлык булсын өчен, акчаның бер өлешен уңайсызлыклар тудырган өчен компенсация буларак калдырырга да тәкъдим итәләр. Акчаны мошенникларга күчерү белән кешенең банк картасындагы бөтен акчасы да юкка чыга, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы Эльза Вахитова.
Бу атнада бер райондашыбыз күңелсез хәлгә юлыккан. Иртән йокыдан торуына банк картасыннан 60 мең сум акчасы юкка чыккан. Тикшерү барышында акчаның юктан гына “аякланмавы” ачыклана. Райондашыбыз телефонына килгән смс-хәбәрдәге сылтама буенча кергән.
– “Юл-транспорт һәлакәте булды”, “фәлән кеше һәлак булды” дигән ялган вакыйгалардан хәбәрдар булырга теләп, артык кызыксынучан кешеләр мошенниклар кармагына эләгә. Райондашыбыз да шундый сылтама буенча кергән. Нәтиҗәдә Мәскәүдә теркәлгән мошенник аның акчасына маркетплейстан товар алган. Районда теркәлгән 12 мошенниклык очрагының берсе, Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, кредит рәсмиләштерү булса, икенчесе банк картасыннан акча урлау белән бәйле. Дәүләт хезмәтләре порталында саклык кагыйдәләрен үтәү мөһим. Күпләр әлеге порталга Россия һәм чит ил паспортларының күчермәләрен теркәп куя. Рәсми документларның күчермә нөсхәләрен теркәү бик куркыныч. Бу хакта якыннарыгызны да кисәтсәгез иде! Дәүләт хезмәтләре порталындагы паспорт күчермәләре ярдәмендә бер райондашыбыз исеменә 101 мең сум кредит рәсмиләштергәннәр. Мошенниклар йокламый, җиңел акча эшләү юлларын эзли. Алдарларның корбаны булмагыз! Берәүгә дә телефонга килгән смс-кодларны хәбәр итмәгез! – ди Эльза Вахитова.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, нидер эшләгәнче кат-кат уйларга кирәк. Мәгълүм халык мәкалендәгечә, җиде кат уйла, бер кат кис! Картага билгесез заттан акча килсә, бу фактны банкның рәсми мобиль кушымтасына яки онлайн-банкка кереп тикшерегез. Чынлап та сезнең исәп-хисап счетына акча кергән икән, аны сарыф итмәгез, чөнки әлеге сумманы куллану юридик проблемалар тудырырга мөмкин. Ниндидер шик туса, банкның кайнар линия номерына шалтыратып, элемтәгә керергә һәм операторга шикле акча керү турында хәбәр итәргә кирәк.
– Күпләр банк белән түгел, ә шалтыратучы биргән номер буенча элемтәгә кереп ялгыша. Акчаны чынлап та ялгыш күчергән булсалар, банк инструкцияләрен үтәргә кирәк. Гадәттә, ялгыш күчерелгән акчаны кире кайтару турында гариза язарга кирәк. Шәхси мәгълүматны һәм кодларны чит кешеләргә хәбәр итәргә ярамый. Шалтыратучы янаса, куркытса, полициягә мөрәҗәгать итегез. Мошенниклык схемасын төгәл аңлау өчен яңалыклардан хәбәрдар булыгыз! – дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.
Фото – Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев