Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Яраткан газетамнан бервакытта да аерылганым булмады

Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылучылар арасында бүләк уйнату матур гадәткә әйләнде. Газета укучылар да бүләк уйнатуны көтеп ала.

2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылучылар арасында бүләк уйнату “Табындагы каз күктәге торнадан яхшырак” исеме астында үтте.
Төп бүләк – каз! Уенның шартларын да искәртеп үтик: бүләк уйнатуда катнашу өчен әбунәчеләрнең район газетасына алты айга яки 1 елга язылуы кирәк.

Зәмдәрия Дәүләтшина. Мәлләтамак:

– “Авыл утлары” газетасын хәреф таный башлаганнан бирле укыйм. Яраткан газетамнан бервакытта да аерылганым булмады. Көнендә килмәсә, борчыла башлыйм. Газета килмәгәнме дип почта тартмасын әллә ничә чыгып карый. Иң элек туган көннәрен билгеләп үтүчеләр белән танышам, фотоларны карыйм. Урып-җыю чорында алдынгы комбайнерлар исемлеген карарга яратам, алар арасында авылдашларымны күреп сөенәм. Газетада мин яратмаган бер рубрика да юк, барысы да күңелгә ятышлы. Бу – беренче мәртәбә бүләк отуым. Бүләк уйнату оештырганнары өчен редакция хезмәткәрләренә рәхмәт!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак - "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 2 февраль саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев