Һәрберебезнең җаваплылыгында
Барыбыз өчен дә мөһим 14 сентябрь якынлаша. Әйе, мөһим, чөнки бу көнне Татарстан Республикасы Рәисен һәм авыл җирлекләренең алдагы бишьеллыкта эшләячәк вәкиллекле органнарына депутатлар сайлыйбыз. Сайлаулар – язмышыбызны билгеләүче хакыйкать мизгеле. Тавыш бирүдә катнашу – Конституция тарафыннан билгеләнгән мөһим бурычыбыз
Районда 15 меңгә якын сайлаучы теркәлгән. 30 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, шуларның бишесе район үзәгендә урнашкан. Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.
– Сайлау участокларында саклык чаралары һәм янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләрнең үтәлеше тикшерелә. Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга ике бюллетень биреләчәк: Татарстан Республикасы Рәисен һәм авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлыйбыз. Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфаларына – дүрт кандидат, авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына 163 кандидат теркәлде, – ди район территориаль сайлау комиссиясе секретаре Роза Миргалауова. – Сайлауларга РФ гражданины паспорты белән килергә кирәк. Сәламәтлеге булмау, инвалидлык яки башка сәбәпләр белән тавыш бирергә килә алмаучы сайлаучылар, өйдә тавыш бирү мөмкинлеген сорап, гариза яза ала. Гаризаны 14 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр үзегез беркетелгән участок сайлау комиссиясенә тапшырырга кирәк. Сайлауга гаиләләре белән килүчеләр “Всей семьей на выборы” акциясендә дә катнаша ала.
Сайлау участокларында район эчке эшләр, янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре һәм төрле сәяси партияләрдә һәм иҗтимагый оешмалардан күзәтүчеләр эшләячәк.
Мөслим авылындагы үзәк китапханә бинасында урнашкан 1985 санлы сайлау участогында сайлауга әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.
– Безнең сайлау участогында 1300дән артык мөслимле тавыш бирәчәк. Беренче тапкыр тавыш бирүче 20 яшь дустыбыз да бар. Өйдә тавыш бирүчеләр дә бар. Бүгенге көндә тавыш бирү өчен урналар, кабиналар урнаштырыла, сайлаучыларның исемлекләре барлана, – ди 1985 санлы Бакча сайлау участогы секретаре Гөлнара Минһаҗева.
Сайлауларда катнашу – Конституция тарафыннан һәркемгә бирелгән гражданлык бурычы. Сайлауларда катнашып, без киләчәгебезне сайлыйбыз. Һәркем киләчәгенең матур, тотрыклы булуын телидер.
– Республикабыз һәм районыбыз халкы алдында зур вакыйга тора. 14 сентябрь көнне без Республикабыз Рәисен һәм җирле совет депутатларын сайлаячакбыз, - диде районның иҗтимагый Совет рәисе Рушат Солтанов. - Әлбәттә, әлеге сайлауларга әзерлек максатларында зур чаралар үткәрелде, депутатлыкка кандидатлар белән очраушлар узды. Бу чараларның һәркайсы халкыбызны тавыш бирүдә актив катнашырга ярдәм итә торган чаралар дип уйлыйм мин. Райондашларыбыз сайлауларга актив йөри, үзенең тавышын бирә. Әлбәттә, төрле фикер белдерүчеләр дә юк түгел. Бу урында канун тарафыннан безгә сайлау хокукына ия булуыбызның зур горурлык һәм безгә ышаныч булуын аңларга кирәк. Ә бит уйлап карасак, тавыш бирү хокукына бөтен кеше дә ия түгел. Шуңа күрә дә сәламәт булуыңа, шушы республиканың тулы хокуклы гражданины булуыңа сөенә-сөенә сайлауларда катнашырга һәм үз тавышыңны бирергә кирәк. Бу сайлауларның җаваплылыгы шунда. Татарстаныбыз – РФ территориясендәге иң алдынгы республикаларның берсе. Һәм бу чыннан да шулай. Миңа бик еш кына республикадан читтә, башка төбәкләрдә булырга туры килә. Татарстаныбыздан ераккарак киткән саен, анда яшәүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше, өлкәләр һәм республикалардагы вәзгыятьнең нинди икәне ачык чагыла. Мин бүген республикабызның төзеклеге белән дә, матурлыгы белән дә, байлыгы белән дә горурланам. Гомумән, халыкның яшәү шартларының бөтенләй икенче, матур үсеш алуына сөенеп кайтам. Бүген Россиягә бик күп илләрнең ишекләре ябык булганда да, безнең Рәисебез, илче булып, Россия белән башка илләр арасындагы юлларны тоташтыручы, элемтәләр булдыручы булып тора. Әлбәттә, болар белән горурланмый мөмкин түгел. Шуңа күрә дә без 14 сентябрь көнне гаиләбез – тормыш иптәшем, балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән сайлау участогына барачакбыз һәм үзебез ышанган кандидатларга тавыш бирәчәкбез, - диде ул.
Әйе, сайлауларда һәркемнең тавышы мөһим. Һәрберебез җаваплылык күрсәтеп, киләчәгебезне билгеләүдә актив катнашыйк. Сайлауларда катнашу яшәгән җиребезнең, республикабызның язмышына битараф булмавыбызны күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев