Этнографик диктант яздык
7 ноябрь көнне мөслимлеләр Бөтенроссия “Зур этнографик диктант” акциясенә кушылды.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Россия күләмендә “Зур этнографик диктант” акциясе старт алды. Акция 1-8 ноябрь көннәрендә үтә. "Аны үткәрүнең төп максаты – Россиядә яшәүче халыкларның тарихын, гореф-гадәтләрен саклау һәм мәдәниятен үстерү", – ди чараны оештыручылар. Быел диктант Гаилә елына багышланды.
“Зур этнографик диктант” акциясендә рус, испан һәм инглиз телләрен яхшы белгән һәм үзен сынап карарга теләге булган һәркем катнаша ала. Диктант кагыйдәләре буенча, 16 яшькә кадәрге балалар 20 гомумфедераль сорауга җавап бирә. Ә 16 яшьтән өлкәнрәкләр, әлеге сораулардан тыш, Россиянең һәр субъекты буенча уникаль 10 сорауга да җавап бирергә тиеш. Бөтенроссия “Зур этнографик диктант” акциясе быел тугызынчы тапкыр үтте һәм ул елдан-ел популярлаша бара. Район үзәк китапханәсе мәйданчыгында исә бу акция сигезенче тапкыр узды.
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев