Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Эт кадерлеме, әллә кешеләрме?

Казанда булган фаҗига хуҗасыз этләр мәсьәләсенә игътибарны көчәйтүне сорый

Бездә һәрвакыт шулай: һич уйламаганда бер баскан тырмага янәдән басыла. Фаҗигадән соң шаулап алабыз да, ул онытылгач, тагын тынабыз. Бу юлы да шулай булды. Казан чүплеге янында сукбай этләрнең хатын-кызны өзгәләп ташлавына бәйле шау-шу тынарга да өлгермәде, тагын бер фаҗига туды. Бу юлы хуҗасыз этләр 9 яшьлек кызга һөҗүм иткән.

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге Яшьләр тукталышында була бу фаҗига. Мәктәптән кайтучы кыз тукталышта төшеп кала һәм күп тә үтми аңа сукбай этләр өере һөҗүм итә. “Баланың тәнендә ертылган, тешләнгән яралар күп”, – диелә әлеге хәбәрдә.

– Безнең өчен бу – чираттагы сигнал. Бу – фаҗига! 9 яшьлек баланың, аның гаиләсенең нинди бәлагә таруын күз алдына китерегез! Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү – безнең бурычыбыз. Һәм бу барыбызга да кагыла! Кыргый этләр кешеләргә һөҗүм итә һәм аларга карата бернинди дә чара күрелми. Моңа җитди карарга вакыт! Мин хайваннарга каршы түгел, ләкин этләрнең балаларга һөҗүм итүе бик куркыныч! Безнең өчен кайсы мөһимрәк: этме, әллә кешеләрме? – диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Шундый фаҗига безнең җирлектә дә булмас дип, беркем дә гарантия бирә алмый. Шушы көннәрдә генә Катмыш авылында яшәүче Фәнис Корбангалиев, хуҗасыз этләрнең саны артуына борчылып, хат китерде. “Авылыбызга килеп яши башлаганда бәләкәй генә гәүдәле эт иде ул. Тора-бара үсте. Кешегә тимәде, сәламләүгә охшаган хәрәкәтләр дә ясый иде. Бервакыт бу эт юкка чыкты. Аннан 5 баласын ияртеп кайтты. Әлегә эт балалары бәләкәй, матур, ләкин алар үсәчәк бит! Үскәч, кешегә дә, терлекләргә дә зыян салырга мөмкиннәр. Аларны берәр приютка җибәрү мөмкинлеге юк микән? Һич булмаса, берәр кешегә эт кирәкми микән?” – дип борчыла газета укучы.

Фәнис абыйның борчылуы урынлы.

Авыллардан автобус белән укырга йөрүче балалар бар. Алар иртәнге 6.00 тулу белән автобуска ашыга. Балалар мәктәптән кайтканда инде караңгы төшә. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә, 48 авылдан 398 укучыны йөртү өчен, 22 маршрутта 18 автобус хезмәт күрсәтә. Көзге чорда иртән урамнар караңгы. Утлар янмаган урамнар да бардыр. Сукбай этләрнең кайдан һәм кайчан килеп чыгачагын беркем дә белми. Ярый ла балаларны әти-әниләре каршы алып, озатып куйса! Әти-әниләр дә эштә бит.

Авылларга йөреп эшләүче хат ташучылар, шәфкать туташлары да бар. Аларның да барысы да машина белән йөрми, велосипедта яки җәяү йөрүчеләр дә бар. Аларга да куркыныч яный, димәк.

Сукбай этләргә карата күрелүче чаралар хакында белешү өчен район Башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек.

– Сукбай этләрне аулау, аларны куркынычсыз итү белән Бөгелмә шәһәрендәге “Спецгрупп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Авыл җирлекләреннән кергән гаризалар нигезендә без әлеге җәмгыятькә заявка юллыйбыз. “Спецгрупп” вәкиле, авыл җирлекләре белән үзара килешеп, кайчан киләчәген хәбәр итә. Быел авыл җирлекләрендә 46 сукбай эт тотылган. Закон нигезендә әлеге этләр стерилизацияләнә. Агрессив этләрне махсус приютларга җибәрәләр, ә үзләрен тыныч тотучы хайваннар кире кайтарыла, – диде Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев.

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов этләрне аулаучы оешма белән хезмәттәшлекнең берничә ел дәвам итүен әйтте. “Алар килә алмаганда, үзебез дә этләрне аулап, Бөгелмәгә илтәбез. Эт – бик сизгер хайван, үзен аулауларын сизеп, качарга мөмкин”, – диде Марат Бәйрханов.

Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина сукбай этләр турында фикерен белдерде.

– Татар Смыловкасы, Рус. Смыловкасы, Островка авыллары урман эчендә урнашкан, шулай да әлеге авылларда сукбай этләр юк. Бу авылларда халык аз һәм алар этләрен бәйдә тота. Сукбай этләр кемдер ташлап калдырган эт баласыннан яки хуҗасы туеп, этен урамга куып чыгарганнан барлыкка килә. Этләрне күпчелек юл буйларында ташлап калдыралар. Шуган авылында мондый берничә очрак булды. Без, әлеге этләрне барлап, район Башкарма комитетына гариза бирәбез. Бүгенге көнгә җирлектән алты сукбай этне алып киттеләр. Ә тыныч, акыллы этләрне авылдашлар үзләренә ала һәм бәйгә куя, – диде Альбина Басорина.

Быел Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертелде. Әлеге карар ТР Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителде. Төп максат – республикада хайваннар белән эш итү өлкәсендәге законнарны камилләштерү һәм хуҗасыз этләрне киметү, аларны асрау кагыйдәләрен көчәйтү. Тик эт хуҗалары гына кагыйдәләрне төгәл үтәүгә җаваплы карамый. Урамда бәйдән ычкынган этләр сирәк булса да күренгәли.

Бүгенге көндә районда 900ләп эт исәпләнә. Тик аларның барысы да теркәлгән, дип әйтеп булмый шул.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев