Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Егетләр өйләнергә курка

Хатын-кыздан куркалармы, башка сәбәпләре бармы?

“Безнең заманда бер ялгыз ир-ат та булмады. Гарип-гораба да өйләнә иде. Ялгыз йөрү, өйләнмәү оят иде. Бәләкәй, мунча кадәр генә өйдә яшәсә дә, бөтен ир-егет тә өйләнергә тырыша иде. Энекәшнең улы 25 яшьтә өйләнде. Киленнең: “Соңга калып, карт егет булып өйләнә инде”, – дигәне истә калган. Элек күрше-күлән: “Өйләнергә кирәк”, – дип үгетли башласа, егетләр буйдак калудан куркып, эшне кызулата иде”, – ди Асия Рәхимова.

Буйдаклар никахсыз яшәү мөмкинлеге булганга да өйләнергә ашыкмый, диючеләр бар. Яшьләр бергә яшәп карый да ошамаса аерылыша. Аерылышуны һәркем төрлечә кабул итә. Кайберәүләр җиңел кичерә, кемнеңдер күңелендә мәңгелек яра кала. Кайчак хатын-кыз тарафыннан кимсетелү сәбәпле дә ир-атларның күңеле кайта.

– Яраткан кешем ташлап киткәч, тагын гаилә корып карадым, ул да хыянәт итте. Хатын-кызларның барысы да бер дигән фикергә килдем. Башта бик авыр булды. Хәзер үзем генә яшәргә күнектем, хатын-кыз кирәк дип тапмыйм. Бөтен эшне үзем башкарам: юам, җыештырам, пешерәм. Хатын мин эшләп тапкан акчаны туздырырга гына кирәк булып чыга. Вакытлыча күңел юатырга хатын-кызны табарга була. Күпләр: “Гел болай дәвам итә алмый, картлыгыңны уйла,” – ди. Киләчәкне алдан юрыйсым килми, мин бүгенге көн белән яшим, – ди Рамил.

Лилия Шәймиева

Фото – Татар-информ архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев