Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Дуслыкның бер чагылышы

Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре гореф-гадәтләрне саклауның әһәмияте турында сөйләде.

Районыбызда 20дән артык милләт вәкиле яши. Зур күпчелекне татарлар тәшкил итә – 90,3 процент. Руслар – район халкының 6, марилар 2,6 процентын алып тора. Җирлегебездә яшәүче һәр милләт, үз телен, динен һәм гореф-гадәтләрен саклаган хәлдә башкаларның мәдәнияте белән дә кызыксына, өйрәнә. Милләтара дуслык та шуңа корылган. ТР Халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге утырышында моңа тагын бер кат инандык.

– Татарстан халыклары ассамблеясе составында 39 милләтнең мәнфәгатьләрен яклаучы 270 җирле һәм төбәк иҗтимагый берләшмәсе эшли. Безнең максат – ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклау. Без бу юнәлештә балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, китапханәләр, җәмәгать оешмалары – барыбыз бергәләп эшләргә тиеш. Быел – Халыклар бердәмлеге елында бу аеруча урынлы булыр, – диде Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 6 март саныннан укыгыз.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев