Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Актуаль

Дәүләт ярдәм итә

Җәйге чор – төзелеш-ремонт эшләренең кызган вакыты. Ремонт эшләренә һәрвакыт иң элек юлчылар керешә. Шул ук вакытта социаль әһәмияткә ия биналарның да кайберләрендә ремонт бара.

Быел Мөслимдә дә берничә юнәлештә төзелеш-ремонт эшләре башкарылачак. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов хәбәр итте.

– Быел районда төзелеш-ремонт юнәлешендә 20дән артык хөкүмәт программасы эшләячәк. Иң күп һәм күләмле эшләр юллар белән бәйле. Республикада нәтиҗәле эшләп килүче “Күпфатирлы торак йортларны ремонтлау” программасы да дәвам итә. Инфраструктура юнәлешендә ремонт эшләре көтелә. Татарстанда мәктәп ашханәләренә капиталь ремонт программасы буенча планлаштырылган эшләребез бар, – диде ул.

Хөкүмәт программалары кысаларында башкарыласы эшләрнең кайберләре инде кыштан ук башланды. Район ветеринария берләшмәсенең админисратив бинасында гыйнвар аенда башланган ремонт эшләре дәвам итә.

– Административ бинага инде күптәннән ремонт кирәк иде. Быел бәхет елмайды. Бүгенге көнгә бинаның фасады эшләнде, тәрәзәләр, ишекләр, электр, җылылык һәм су линияләре тулысынча яңартылды, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче тавыш бирү җайланмалары алыштырылды. Бина гипсокартон белән эчләнде, алга таба обой ябыштырып, буяу эшләрен башкару көтелә. Идәнгә плитка ябыштырыла. Санузел эшләнде. Төзекләндерү эшләре бинаның бар җиренә дә кагылды. Заманча җиһазланган бинада эшләргә өметләнәбез. “Омегастрой” оешмасы төзүчеләре эшне тиздән төгәлләргә ниятли, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов.

Мөслим гимназиясенә дә капиталь ремонт керәчәк. 2003 елда сафка баскан бинада байтак төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

– Эш шушы көннәрдә башланып китәр, дип планлаштырабыз. Биредә түбәнең бер өлеше алыштырылачак, спорт залында һәм холлда ремонт эшләре башкарылачак. Барлык сыйныф бүлмәләренең бүлмәара ишекләре алыштырыла. Җылылык системасын алыштыру күздә тотыла. Бинаның җылыту системасында бер тапкыр да ремонт башкарылмаган һәм тимер-чуен торбалар тузган. Берникадәр косметик ремонт үткәреп, санузелда да ремонт үткәрергә исәплибез. Бинаның подвалында инженер-инфраструктура чыганакларын да тулысынча алыштырырга кирәк, – ди Дамир Мөхәмәтдинов. 

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 аппрель саныннан укыгыз.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев