Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Чыршы утлары кабынды! (фоторепортаж)

Балалар сәнгать мәктәбе әзерләгән тамаша геройларына кушылып өлкәннәр дә, балалар да күңел ачты.

Бәйрәмгә килүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Яңа ел әкиятен карады. Бәйрәмне 2024 ел хуҗасы – Аждаһа, күпләргә таныш әкият персонажлары бизәде.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләде:

– Балалар өчен иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел! Тәпи китәргә өлгермәгән бәбиләр дә, сабыйларын җитәкләгән әниләр дә, оныклары белән әбиләр дә бәйрәмгә килгән. Яңа елда якты уйларыбыз, изге теләкләребез тормышка ашсын! Күкләребез аяз, дөнья тыныч булсын!

Чыршы утларын кабызган мизгелдә һәркемнең күңелендә яңа елга якты өметләр кабынгандыр, мөгаен. Балалар Кыш бабайга шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Үзәк мәйдан балаларның шат авазларына күмелеп, гөрләп торды.

– Яңа ел бәйрәмен көтеп алабыз. Чыршыда утлар кабынгач күңелле,  рәхәт! Урман гүзәле бәйрәмдә генә түгел, кыш әйләнәсе Мөслимгә ямь биреп утырсын иде. Бәхетле тормышыбызның кадерен белеп, үзара аңлашып яшәргә язсын! – ди Гөлфия Нуриева.

Теләге булганнар понида йөрде. Бәйрәм сыйлары да мулдан иде.

– Чыршыда утлар кабынгач, бәйрәм рухы ныграк тоемлана. Декабрь – серле ай, үзенчәлекле атмосфера хакимлек итә. Балалар гына түгел, без өлкәннәр дә бәйрәмне зарыгып көтеп алабыз, могҗизаларга ышанабыз. Көчле алкышлар астында чыршы утлары кабынуын күрү бик истәлекле, – ди Ольга Нуруллина.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев