Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Чит ил машина йөртү таныклыклары 1 апрельдән РФ территориясендә гамәлдә булудан туктый

Юстиция министрлыгы Татарстан халкын машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль белән идарә иткән өчен 5-15 мең сум штраф каралуы хакында искәртә.

Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәмәгать судьялары карый торган эшләрнең шактые юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Ел саен 1,7 меңнән артык кеше транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартыла.

Искәртеп узабыз, узган елның 1 апреленә кадәр РФ гражданлыгын алган яки Россиядә яшәү хокукы бирелгән кешеләрнең чит ил машина йөртү таныклыклары 1 апрельдән РФ территориясендә юридик көчен югалта.

Алар өчен 1 апрельгә кадәр, әгәр таныклыклары әле гамәлдә булса, имтиханнар тапшыруны таләп итми торган гадиләштерелгән алмашу процедурасы каралган. Әмма күрсәтелгән датадан соң машина йөртүчеләргә Россия правасын алу өчен имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cit-il-masina-iortu-tanyklyklary-1-apreldan-rf-territoriyasenda-gamalda-buludan-tuktyi-5899808

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев