Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Чиккән сөлгем – Сабантуйга бүләк

Халкыбыз шулай дип җырласа да, Сабантуйга бүләк җыюга мөнәсәбәт төрлечә

Сагынып көтеп ала торган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бу көннәрдә авылларда Сабантуйга бүләк җыю башланды. Әлеге йоланы төрле җирдә төрлечә атап йөртәләр: сөрән салу, яулык бәйрәме, сөлге җыю, сөрән сугу һәм башкалар. Ничек кенә атасалар да, бүләк җыю Сабантуйның аерылгысыз бер йоласы булып тора.

Бүләк җыю

Бүләк җыю турында сүз чыккач, элек җырланган бер җыр исемә төште:

Сөлге чигәм асыл җепләр белән,

Йөрәк хисен салып бу җырга.

Насыйп булса иде бу бүләгем

Мәйданнарда җиңгән батырга.

Хәзер бу җырны онытып баралар. Батырга дип чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар да шул җырларда һәм шигырьләрдә генә калды. Яшь киленнәр дә инде күптән сөлге-кулъяулыклар чикми.

Бүләк җыярга да авылларда хәзер өлкәннәр йөрми, бер-ике мәдәният хезмәткәре белән бала-чага гына чыга. Бизәлгән атларга утырып, гармун уйнап, җырлап, капка төбе саен туктап, җырлап-биеп бүләк җыю гадәтен сагынып искә алырга гына кала.

Безнең авылда элек Җәмилә апа бар иде, хәзер мәрхүмә инде. Ул бүләген рәхәтләнеп бер гармун көенә биемичә бирми иде. Ул бии башлагач, дөнья ямьләнеп, тагын да матурланып китә иде кебек. Һәм, әлбәттә, бөтен авылга Сабантуй рухы тарала иде. Барлык авылларда булмаса да, борынгыдан килгән йола буенча бүләк җыю сакланган җирлекләр дә бар. Әмма алар бармак белән генә санарлык инде.

Бүләк җыярга өлкәннәрне җәлеп итү – иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Бүләк җыюга элек-электән бюджет хезмәткәрләре тартыла иде. Хәзер күпчелек авылларда мәктәп, балалар бакчалары юк. Авылның патриотлары булган, авылдашларының күңелен күрергә атлыгып торуы җырчылар, гармунчылар да юк диярлек.

Сабантуйга бүләк җыю хакында сүз чыккач, бер танышым:

– Эштән кайтып, аларның бер “рәхмәт”е өчен урам буйлап юләр сыман йөрергәме?! Миңа нәрсәгә кирәк ул?! Тиешле кешеләре бар бит, җыйсыннар! Эшләре шул! Акчасын түләсәләр, Сабантуйда бер-ике җыр башкарырмын, бәлки. Акча түләмиләр икән, анысы да юк. Хәзер бер чүпрәккә, бер сабынга алданып йөри торган заман түгел, – дип, фикерен белдерде.

Сәләтең була торып, бәйрәмдә авылдашларыңа осталыгыңны күрсәтү, бәйрәм белән тәбрикләп җыр башкару авырмы икән?! Башка авылга барасы булса, аңлашылыр иде, бәлки, туган авылыңда бит! Бу бернинди кысаларга да сыймый кебек. һәркем дә шулай “мин бушка йөрмим”, “бушка җырламыйм”, “бушка эшләмим” дип әйтә башласа, яшәгән җиребез дә ташландыкка әйләнмәсме?! Менә шулай кешелек сыйфатлары кими, бердәмлегебез югала барганга милли бәйрәмебезнең дә төсмерләре уңмый микән?

Мин Сабантуйга бармыйм!

Бүләк җыю хакында бер атна алдан мәгълүм була. Һәр авылның социаль челтәрләрдә үз төркеме бар. Нинди дә булса чара оештырганда, бу хакта хәбәр шунда чыга. Сабантуйга бүләк җыю хакындагы хәбәрне авылда ишетмичә калучылар бик сирәк була. Бүләк җыю башлангач, бала-чага алдан ук һәр өйгә йөгереп кереп хәбәр бирә, капка кага, йорт ишеген ачып кычкыра. Әмма бүләк тотып чыгучылар гына кайвакыт күренми. Бүләк алырга кергән балалар да, азрак көтеп торгач, кире борыла.

Үземнең дә бүләк җыюда катнашканым бар. Ишек-капкаларын бикләп утыручылар бар. “Мин Сабантуйга бармыйм! Анда баручы балам да, оныгым да юк. Шулай булгач, нигә бүләк бирим?! Кермәгез дә, йөрмәгез дә”, – дип, капка төбеннән куучылар да юк түгел.

Сугыш чорында, халык ач, хәерче яшәгәндә дә үзендә булганы белән бүлешкән югыйсә. Бер сөлге яки яулык бирә алмыйбызмы? “Сабантуйга бармыйм”, “анда баручы балам юк” диючеләрнең күбесе мәйданга беренче булып килеп утыра һәм анда таратылучы бүләкләрне гаепли. “Бер юньле бүләк бирмиләр, вак-төяк тараталар. Нәрсә дип уенга чыгыйм?! Җүнле бүләкләрне үзләренә алып бетерәләр дә, кеше алдап, җыен калдык-постык чыгаралар”, – дип гаеп ташларга да тайчанмаучылар бар.

Халыктан берәмләп җыелган әйберләрне ни җаның белән алып калырга була?! Бүләк җыярга чыккан һәркем: “И Аллам, аз булса да бүләкләр җыелса ярар иде”, – дип тели. Йомыркасы да, сабыны, вак-төяк уенчыклары да артмый, барысы да уеннарга китә. Җыелган бүләкне алып кайтып, барлый башлагач, арада кулланылган, таушалган әйберләр дә очрый. Аларны ничек бүләк итәсең?! Бүләкләрнең һәрберсе берәмтекләп төрле уеннар өчен бүленә.

Метрәй авылында яшәүче Фәридә Гыймранова ел саен Сабантуйга кызыклы бүләк әзерли.

– Мин Сабантуйны бик яратам! Уеннарда да бик теләп катнаша идем, хәзер дә чыккалыйм әле. Сабантуйга бүләк җыю – үзе бер матур, күңелле бәйрәм бит ул! Шуңа бәйрәмгә кызыклы бүләкләр әзерләргә тырышам. Бер елны Сабантуйга бәлеш пешереп алып килдем, тозлы кыяр белән “авылның иң тәмле суы”н да әзерләп барганым булды. Бүләкләрне исемләп бирергә тырышам. Алар иң өлкән кешегә, беренче килгән йөгерешчегә, иң оста биючегә һәм башкаларга аталган булырга мөмкин, – ди ул.

Үзәктә дә җыябыз

Район үзәгендә дә Сабантуйга бүләк җыялар. Район мәдәният бүлегенә караучы оешмалар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, шифахәнә хезмәткәрләре бүләк җыярга чыга. Һәр төркем үзенә беркетелгән урамнар буйлап, кайсы – җәяүләп, кайсы – ат, кайсы машина белән дә җыя бүләкне. Бүләк чыгаручылар гына үзәктән читкәрәк киткән саен кими.

Мөслим авылының үзәк өлешендә, әллә халык төп Мөслимнеке булып, электән үк шунда яшәгәнгә, әллә үзләре шулай актив, бүләкләр күбрәк җыела. Ә күпфатирлы йортлардан бүләк чыгаручылар бармак белән генә санарлык.

– Сабантуйга бүләк җыюларын ишеткәч, бүләкләрне алып йорт каршына чыгып көтеп тордык, ләкин безнең йорт янына килмәделәр. Аптырагач, бүләкләрне артларыннан йөгереп илтеп бирдек, – ди күпфатирлы йортта яшәүче бер танышым.

Андый кимчелекләр дә бардыр, бәлки. Әмма бүләк җыючылар да кайчак: “Анда йөрмик, узган ел да бүләк чыгаручы булмады”, – дип, кайбер йортларны урап китә.

Бүген һәрберебезнең Сабантуй уеннары өчен бүләк бирерлек мөмкинлеге бар. Әйткәнемчә, бүләккә гади уенчыктан та, мунча сөлгесе, тукыма да бара. Бер генә бүләкне дә алмыйча китмиләр. Бүләкнең тотылган, тапланган булуын күрсәләр дә, елмаеп, рәхмәт әйтеп кабул итәләр.

Бер рәхмәт мең бәләдән коткарыр, ди халык. Күңел байлыгын, йөзебез аклыгын тапламасак иде, райондашлар. Бүләк җыючыларның ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре күңелебезгә сөенеч бирсә, бүләгебез кемгәдер бәйрәм истәлеге булып тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев