Бүген 11.00 сәг. күпләребезнең көтеп алган вакыйгасы - Мөслим күперен ачу тантанасы була
Күпер турында баллада
Ниһаять, Аллаһка шөкер,
Күпер ачыла бүген.
Купме газаплар белән,
Озак көттерде бу көн.
Күпер ябыла, диюгә,
Олы кайгыга баттык.
Ничекләр йөрербез диеп,
Алдан ук башлар ваттык.
Башта унбише диделәр,
Аннан утызы җитте.
Күпер ябылу көне
Уналтынчы июнне көтте.
Иртән бөтен машиналар,
Күпер аркылы үтте.
Кичке якта бу бәхетләр,
Ябылды, бетте-китте.
И башланды: ул газаплар,
Доңгыр-доңгыр йөрүләр.
Баш мие генә түгел,
Селкенде хәтта бөерләр.
Тәгәрмәчләр тишелде,
Ишекләр төшеп калды.
Бу күпер ябылуы
Олы газапка салды.
Нарат Асты кешеләре
Олы газап кичерде.
"Оҗмах"та яшәп ятканда,
Тиз "тәмуг"ка күченде.
Ах килделәр, вах килделәр,
Тынычлык бетте җанга.
Көн-төн чаба машиналар,
Карамый төнгә, таңга.
Кадак та сибеп чыктылар,
Таш та өеп куйдылар.
Бу газаптан бөтенесе,
Барысы да туйдылар.
Бер михнәтнең мең рәхәте,
Без сабыр бит, чыдарбыз.
Аллаһ бирса, "Сират күпере"н,
Күзне йомып чыгарбыз.
Ниһаять, Аллаһка шөкер,
Күпер ачыла бүген.
Купме газаплар белән,
Озак көттерде бу көн.
Рәхмәт яусын эшчеләргә,
Рәхмәт җитәкчеләргә.
Рәхмәт яусын юлчыларга,
Тырышып эшләүчеләргә.
Миллиардлар кереп киткән
Күперне төзер өчен.
Аллаһ сабырлык бирде
Безгә дә түзәр өчен.
Күпер турында баллада
Бетте шушы урында.
Исән-имин йөрегез,
Юл эзләп, асфальт юлда.
Миләүшә Хәсәнова,
30.10.2025.
Фотолар - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев