Бозга чыгу – куркыныч!
Күптән көтелгән кар явып, көннәр салкынайтса да, елга-күлләр җитәрлек калынлыкта боз белән капланып өлгермәде әлегә. Белгечләр дә бозга чыгуның куркыныч булуын искәртә
– Бозның калынлыгы төрле җирдә төрлечә. Аның ныклыгын визуаль рәвештә билгеләү мөмкин түгел. Беренче бозлар аеруча курныныч була, чөнки алар бик юка булалар. Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка салкын кыш килсә дә, бу хәл узган атна башында гына булды. Һава торышы тотрыксыз. Атна дәвамында республикада кар яуды. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә буран көтелә дип фаразлый.
Райондашларыбыз бозга чыгарга ашыкмасыннар иде! Бу куркынычсыз түгел. Республиканың су объектларында боз барлыкка килү процессы әле башлана гына. Ашыгып харап була күрмәгез! – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, бозның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булганда, бозга чыгу катгый тыела. Тимераякта ялгыз шуу – бозның калынлыгы 12, күмәкләп шуу 25 сантиметрдан ким булмаганда гына рөхсәт ителә.
7 сантиметрдан ким калынлыктагы бозга чыккан өчен ТР КоАПның 3.10 маддәсе буенча 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф яный.
Быелгы бозга ышанып, бәлагә таручылар да бар. 12 декабрьдә Чистай районының Змеево авылы янында – Кама елгасында булган хәл тагын бер мәртәбә уйланырга мәҗбүр итә. Коткару посты егетләре балык тотканда боз астына киткән 21 яшьлек ир-атны коткарганнар. Һәлакәтнең сәбәбе – юка бозга чыгу. Балыкчы административ җаваплылыкка тартылачак.
Декабрьгә аяк бассак та, көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан, дигән халык мәкаленә генә ышанасы килми әле. Кисәтү билгеләренә дә карамастан, гомерләрен куркыныч астына куючылар арабызда шактый күп. Кемдер урау юлын кыскартмакчы, кемдер балык тансыклаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, кышкы чорда халык күпләп бозга чыга торган 90га якын урын ачыкланган. Барлыгы 13 680 балыкчы исәпкә алынган. Ун ел элек әлеге урыннарда 22 фаҗига теркәлеп, нәтиҗәдә, 12 кешенең гомере өзелгән булган.
– Бер балык “җене” кагылган кешене туктатып булмый икән ул. Көзге боз ныклап катып бетмәгәндә һәм язгы ташу алдыннан гел борчылып торам. Иң мөһиме – исән-сау йөрсен. Балыкка бармый торса, күзләре моңсулана, минем белән үпкәләгән төсле сөйләшми дә йөри. Аллага тапшырып, озатып җибәрәм инде. Өйгә кайтып күзгә күренгәнче, энә өстендә утырам, – ди райндашыбыз Эльмира Хәйруллина.
Еш кына балык каптырган урыннарында телефон да тотмый. Бозга чыкканда саклык чараларын күрү, хәвеф-хәтәрне киметү максатыннан республика сулыкларында куркынычсызлык айлыгы уздырыла һәм мобиль патруль төркемнәр рейд үткәрә.
– Махсус юл кичүләре булмаган урыннарда автомобиль белән бозга керү, гомумән, тыела. Штраф күләме дә саллы булачак. Тәртип бозулар гомер белән түләнмәсен иде! Бозлы суда минутлар түгел, ә секундлар күпне хәл итә. Иң якын тоелган посттан коткаручылар килгәнче дә вакыт шактый узачак. Афәт белән күзгә-күз очрашасыз икән, каушап калмагыз! Сумкаларыгызны ташлап, кулларыгызны җәеп, корсакка ятып калырга, куркыныч урыннан үзегез килгән якка таба шуышырга-йөзәргә тырышыгыз. Тиз агымлы, чишмәле, елга кушылдыклары янында боз өстенә керү, ярылган боз читенә килү, күпсанлы бәкеләр белән тишкәләнгән боз өслегендә йөрү тыела! – дип кисәтә белгечләр.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев