Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Актуаль

Боз өстендә йөрергә ярамый!

Язгы чорда сулыклардагы боз катламы аеруча куркыныч була. Боз тигез эреми һәм, калын булып күренсә дә, ныклы булмый.

– Язгы боз сулыклардагы куркыныч урыннарны яшерүе белән куркыныч. Боз көпшәк, күзәнәкле була, төсе дә үзгәрә. Барлыкка килгән ярыклар сизелмәскә мөмкин. Бозның калынлыгы нинди булуга карамастан, яз көне боз өстендә йөрү, сулыклар янына якын килү, бозның ныклыгын тибеп тикшерү тыела. Балалар гына түгел, балык тотучылар, автомобиль, квадроцикл белән боз өстенә чыгучылар, исерек хәлдәге кешеләр куркыныч тудыра, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Күпләр язгы чорда сулыклар янәшәсенә куелган кисәтү билгеләрен дә игътибарсыз калдыра. Авыл җирлекләрендә бу юнәлештә эш башкарылган, кисәтү язулары һәм аншлаглар урнаштырылган.

– Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшереп булмый. Беренче каты бәрүдән соң аз гына булса да су чыккан кебек тоелса, димәк, боз юка һәм аның өстендә йөрү куркыныч. Бозга чыкканда, хәрәкәтләрне чикләми торган җиңел һәм җылы кием, аяктан көч куймыйча җиңел салына торган аяк киеме кирәк, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге белгечләре.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 28 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев