Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Бизнесның яңа төреме бу?..

Әле күптән түгел генә эшеннән ап-аек кайтып кергән улын күреп, ана сөенергә дә өлгермәде, шул арада тегесе исереп кайтып егылды. Әнисе үз алдына: “- Әй Аллаһым, тагын шул мәлгуньнең сасы суын алып эчкән инде, бөтен өй тулды исеннән. Теләр теләгем, әйтер сүзем калмады инде. Ана күз яшеннән дә курыкмыйлар”, - дип сөйләнә-сөйләнә улы яныннан чыгып китте.

Әйе, бүген өендә халык телендә йөри торган “сәмәй” ясап сатучылар бизнесы барлыгы авыл халкы өчен яңалык түгел. Беркайда да эшләмичә, шушы бизнес белән генә акча эшләүчеләр алар. Нигә эшләп торырга, чөнки, һәр авылда аларның шул шакшы “продукциясен” алучылар бар. Әнә көн буена алар ничәү ишек кагалар?! Шәп бизнес бит. Беренчедән арзан, икенчедән, мондый сатучылар төнлә дә эшлиләр. Көннең һәм төннең теләсә – кайсы вакытында алып була. Ә айнымаучы эчүчеләр өчен бу кулай гына. Ә өендә шушы шакшыны эчеп миңгерәүләнгән адәмне хатыны, газиз анасы, баласы, апасы яисә сеңлесе көткәнен, ул “бизнесменнар” уйлап та карамый. Аңа иң мөһиме үз әйберсе сатылсын да, акча гына керсен. Ул акчаның бу исереккә каян килүе, гаиләсенең соңгы акчасын урлаганмы, балага аласы ризыктан суырганмы, шакшы суын сатучыга барыбер. Бу сорауларга алар, җавап эзләп башларын авырттырмый. Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый, дигән әйтемдәге сыман, исерекне күпме генә орышсаң да, айнытырга тырышсаң да, үз акылы белән аек тормышка үзе килмәсә, үзгәреш юклыгын аңлыйм. Әмма, шул эчкече адәмгә очсыз бәядән яисә өеннән урлап алып чыккан әйбер бәрабәренә ачы суын сатучы булмаса, бәлки аларның саны бергә булса да кимер иде. Иртән үк, хезмәтенә киткәнче, аның “ачы суын” алырга кергән авылдашына:

– Фәлән абзый, синең әле эшкә барасың, эшлисең бар. Иң элек эшеңә барып, эшеңне бетереп кайт һичьюгы, аннан керерсең, -  диеп чыгарса да, бәлки кичкә кадәр ул авылдаш та айныр, айнык тормышның матурлыгын күрә, тоя башлар иде. 

Ни кызганыч, бик еш булмаса да, шундый ясалма эчемлек кулланып мәрхүм булучыларны да ишетергә туры килә. Әмма, аңа карап кына, мондый бизнес белән шөгыльләнүчеләр бетәр дип уйламыйм. Без бит, алар каршысына барып сүз әйтергә, “туктагыз инде, җитте сезгә” дияргә читенсенәбез, авылдаш янәсе, ул гаепле түгел... Ә бит үз авылын, авылдашларын хөрмәт иткән кеше, мондый пычрак юл белән акча эшләмәс. Киресенчә, шул эчкечене айныту, аек тормышка кайтару турында үгет-нәсихәт бирер иде. 

Бу язмам белән кемнедер шаккаттырырга яки оялтырга җыенмыйм. Бары тик үз өендә җитештергән шул продукциясен сатучыларга чаң кагып уйланырга чакырам: шул эчкече бәндәнең кулына үзегезнең сыйфатсыз “суыгызны” биреп чыгарганда, аның янәшәсендә газиз әнисе, хатыны, балалары яисә туганы яшәвен онытмасагыз иде. Сезнең “суны” эчеп исәрләнгән, холыксызланган ул адәм аркасында күпме аналар, хатыннар һәм балалар яшь коялар, йокысыз төннәр үткәрәләр. Үзегезгә аларның күз яшьләрен, рәнҗү сүзләрен алмасагыз иде. Аллаһыбыз тарафыннан санап кына бирелгән гомерне изге гамәлләр, матур эшләр белән үткәрсәк иде.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев