Беренче сыйныфка баручы балаларга бүләк ясадылар
Мөслим-информда тиздән укучы статусына ия булачак бер бала бар.
2020 елдан бирле “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиал хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән сөендерә.
Мөслим-информда тиздән укучы статусына ия булачак бер бала бар. Ул – коллегабыз Лилия Шәймиеваның кызы Ралия.
Редакциябезгә чакырып, Ралияне без дә котладык, “ТАТМЕДИА” АҖ бүләкләрен тапшырдык. Җитәкчебез Римма Афзалова Ралиягә яхшы билгеләргә генә укып, әти-әнисен шатландырып торуын теләде.
Булачак беренче сыйныф укучыларының рюкзакларында иллюстрацияле әкиятләр җыентыгы, постер, шулай ук һәр укучыга кирәкле кирәк-яраклар – пластилин, төсле кәгазь, рәсем ясау өчен альбом, карандашлар бар.
Лилия Шәймиева, Рәмилә Сәләмова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев