Бер атнада Татарстанда бензинның барлык маркалары кыйммәтләнде
Актуаль

Бер атнада Татарстанда бензинның барлык маркалары кыйммәтләнде

14 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр Татарстанда бензинның барлык маркалары, шулай ук дизель ягулыгының бәясе артты. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматыннан билгеле булды.

АИ-92 маркалы бензин 1 тиенгә кыйммәтләнде, ягъни 1 литры 51,9 сум булды, АИ-95 2 тиенгә артты һәм 56,38 сум булды.

21 октябрьгә мәгълүматлар буенча, АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензинның бәясе 77,55 сум тәшкил иткән, бу бер атна элек булган күрсәткечләрдән 13 тиенгә артык.

Дизель ягулыгы 9 тиенгә , ягъни 62,37 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Фото - Татар-информ архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев