Бер атна эчендә Татарстанда яшелчә бәясе арткан
Актуаль

Бер атна эчендә Татарстанда яшелчә бәясе арткан

Июньнең соңгы атнасында Татарстанда кыяр бәясе 12 процентка арткан.

Июньнең соңгы атнасында Татарстанда кыяр бәясе 12 процентка арткан. 1 килограммның бәясе 94,6 сумнан 106,3 сумга кадәр артты, дип хәбәр итә Татарстанстат.

Моннан тыш, бәрәңгенең бәясе 10% ка диярлек артты — 46,09 сумга кадәр, помидорның 2,1% — 164,82 сумга кадәр. Алма, кишер, вермишель, арыш һәм арыш-бодай икмәге, балалар өчен коры сөт катнашмалары, аерылмаган туңдырма балык бәяләре 2% чикләрендә үзгәрде.

Шул ук вакытта кайбер азык-төлек товарлары, киресенчә, арзанайды. Мәсәлән, банан бәясе 3 сумга диярлек — 155,58 сумга кадәр, чөгендөр бәясе 2 сумга диярлек — 66,6 сумга кадәр төшкән. Йомырка 105,3 сум тора, ә бер килограмм колбаса 438,81 сум тора, бу 24 июнь бәясеннән 12 сумга диярлек түбәнрәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ber-atna-ecenda-tatarstanda-yaselca-bayase-artkan-5890040

Фото – «Татар-информ» архивыннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев