Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

Балаларның үзләрен генә игътибарсыз калдырмагыз!

Татарстанда быел дүрт бала тәрәзәдән егылып төшкән

Дүрт очракта да зыян күрүчеләр исән калган, ләкин җитди тән җәрәхәтләре алган. Гадәттә, өлкәннәр игътибарыннан читтә калган сабыйлар шундый күңелсезлекләргә дучар була.

– Балалар еш кына фатир тәрәзәләрендәге чебен-черкидән саклаучы челтәргә таяна һәм егылып төшә. Юка челтәр авырлыкны күтәрә алмый. Рай-оныбызда мондый күңелсез очракларның, шөкер, булганы юк. Әти-әниләр иминлек кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен аңласын иде. Бигрәк тә җәйге каникуллар чорында! Чебен-черкидән саклаучы челтәр баланы тотып кала алмый. Әти-әниләр нарасыйларын ачык тәрәзә янында караучысыз калдырмасын, ачык тәрәзәләр өчен махсус блокаторлар куллансын иде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Әйе, балалар бик актив, аларга һәрнәрсә кызыклы. Күңелсезлек санаулы минутлар эчендә килеп чыгарга мөмкин. Өйдә балалар булганда, тәрәзәләрне ачык тотмагыз. Урамдагы тавышлар сабыйны кызыксындыра һәм ул, һичшиксез, анда нәрсә булуын карарга тели. 

– Җәйге каникуллар алдыннан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булып, иминлек темасына төрле чаралар үткәрәбез. Һәркайсында ачык тәрәзәдән дә куркыныч янавы турында кисәтәбез. Ачык торучы тәрәзә кечкенә балалар өчен генә түгел, яшүсмерләргә дә куркыныч тудыра. Баш әйләнеп яки тигезлекне югалтып, өлкәннәр дә тәрәзәдән егылып төшәргә мөмкин. 12 июньдә Уфада 16 яшьлек яшүсмер 27нче каттагы балконнан егылып төшеп һәлак булды. Бу фаҗигаләрнең кечкенәләрне генә сагаламавын күрсәтә. Чебен-черкидән саклаучы челтәргә ышанмагыз, алар ныклы түгел. Бала тәрәзәгә менә алмасын өчен, урындыкларны, диван-креслоларны тәрәзәләргә якын куймагыз, – ди “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова. 

Эссе көннәрдә барлык тәрәзәләрне дә киң итеп ачып куясы килсә дә, саклык кагыйдәләре турында онытмагыз! Тәрәзәләрне өсте генә ачык торырлык итеп калдырыгыз. Махсус фиксаторлар куярга була, алар балага тәрәзәне тулысынча ачарга мөмкинлек бирми. Шуны онытмагыз: балалар иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы!

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев