Балалар ял итә
“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда беренче сменаны ачу тантанасы узды.
Анда 56 бала ял итә. Район башлыгы Альберт Хуҗин балаларга бәйрәм тәбрикләвен җиткерде, күңелле яллар теләде. Ике отрядка бүленгән балалар үзләре белән таныштырды, җыр-биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим итте. Лагерьның беренче сменасында нигездә бюджет оешмаларында хезмәт куючыларның балалары ял итә. Алардан тыш махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев