Балагыз ничек туклана?
Балаларның туклануы – әти-әниләрне борчыган төп мәсьәләләрнең берсе. Сабыйларыбызның нәрсә ашавы да, мәктәпләрдә туклануның ничек оештырылган булуы да актуальлеген югалтмый.
– Район үзәгендәге һәм авыллардагы мәктәпләрне азык-төлек продуктлары белән эшмәкәр Эльза Ибраһимова тәэмин итә. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану нормалары санитар-эпидемиологик таләпләрдән чыгып билгеләнә. Туклануның 30 процентын гына әти-әни түли, калганын хөкүмәт күтәрә. Бакчаларда дүрт мәртәбә тукланучы сабыйлардан аермалы буларак, район мәктәпләрендә укучылар көнгә бер тапкыр кайнар ризык ашый. Менюны мәктәпнең рәсми сайтыннан карап була, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Тәртип белән яшәргә өйрәнгән хатын-кыз, үзе турында гына кайгыртып калмыйча, баласының сәламәтлеге турында да уйлый. Бу җиңел эш түгел, әмма тырышып карарга кирәк. Иртән баланың нәрсә ашап чыгып китүе бик мөһим. Бу олылар өчен әһәмиятле, әмма бала өчен – бигрәк тә.
– Мәктәп ашханәсендә бөтен бала да ризыкны бертигез ашап бетерә дип әйтә алмыйм. Кемдер тәлинкәне этеп кенә куя, кемдер “ялтыратып” ашап бетерә. Теге яки бу төр ризыкны яратмаучы укучылар да бар. Ашханәдә баласы ашамаганын белгән әти-әниләр ничек тә өйдә балаларын ашатып җибәрү ягын карасыннар иде. Һәрбер әни кеше белә: иртән баланы ашату – зур проблемаларның берсе. Шуңа күрә баланы ничек та үз ягыңа аударырга тырышырга кирәк. Аның белән бергә утырып, “бу бигрәк тә тәмле!” дип ашыйсыңмы, яисә “бу үстерә” дисеңме, анысы – сезнең эш. Иртәнге ризык белән балага көн буена җитәрлек файдалы матдәләр керергә тиеш. Шулай булмаса, киеренке мәктәп тормышы аның бөтен көчен-хәлен суырачак, физик һәм акыл саламәтлеген какшатачак, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
Пәнҗешәмбе көнне укучылар карабодай боткасы белән тавык ите, уылган чөгендер ашадылар, ипи белән лимонлы чәй эчтеләр. Җомга көнне менюда тары һәм дөге ярмаларыннан пешерелгән “дуслык” боткасы, тавык кәтлите, ипи һәм чәй каралган иде.
– Бөтен бала да ботка белән дус түгел. Әмма ул – иң яхшы иртәнге ризык. Ярма белән бала организмына бик кирәкле А hәм Д витаминнары, тимер керә. Шуның өстенә, ярма – углевод чыганагы да. Углевод бала организмын энергия белән тәэмин итә. Сөт ризыклары шулай ук мөһим. Бала организмына кирәк кадәр кальций керсен өчен иртәнге ризыкта сөт, йогурт, эремчек һәм сыр да булырга тиеш. Бала сөтле әйберләр яратмый икән, аңа составында кальций күп булган соклар эчертегез, – ди гимназия ашханәсе пешекчесе Луиза Җиһаншина.
Мәктәп ашханәсендә туклану өчен 5-11 сыйныфлар укучыларының бер көнлек ашавы 69 сум 43 тиен тәшкил итә. Шуның 10 сум 30 тиене – дотация. Башлангыч сыйныфлар, әтиләре махсус хәрби операциядә булган, инвалид балалар, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр (4 һәм аннан күбрәк), әти-әниләре 1 һәм 2 төркем инвалид булган укучылар бушлай туклана. Озанайтылган көн төркеменә калучы балалар өчен өстәмә ашау каралган, ул 20 сум тора.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев