Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Бала әти-әни назын тоеп үсәргә тиеш!

“Аеклык ноктасы” программасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 елда старт ала

 Республикада 10 ел эчендә 1 меңнән артык кеше әлеге программа нигезендә ярдәм алган. Иң мөһиме – балалар гаиләдә әти-әниләре янында үсә.

Алкогольнең зыяны турында күпме генә сөйләсәк тә, әлеге бәйлелектән мөстәкыйль рәвештә арына алмаучылар аз түгел. Кызганыч, андыйлар арасында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да бар. Балалары алдындагы бурычларын онытып, газизләрен “шайтан суы”на алыштыручылар – балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау комиссиясендә еш кунак. Комиссия каршына “салмыш” килүчеләр дә юк түгел. Комиссия әгъзаларының аларга ата-ана вазыйфаларын искә төшереп, вөҗданнарын уятырга, оялтырга тырышуларына исләре дә китмичә, “телләшеп” утырганнары, үз хокукларын даулаучылар да булгалый. Шулай да, айныгач, “хата”ларын танып, “бүтән эчмим” дип ант итүчеләр дә юк түгел. Алкогольгә бәйлелектән белгеч ярдәменнән башка арына алмаячагын аңлаганнар дәваланырга ризалаша.

– “Аеклык ноктасы” программасы ярдәмендә дәвалану мөмкинлеге республикада квота нигезендә бирелә. Быел бер райондашыбыз алкогольгә бәйлелектән дәваланды. Әлеге гаиләдә ике бала үсә. Үткән ел ике гаилә тернәкләнү үтте. Аллага шөкер, бүген әлеге райондашларыбыз бала тәрбияләү бурычларын үти, “тәртипсез”ләнми, шулай да алар – комиссиянең даими контролендә, – ди балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Марина Бәдретдинова.

Алкоголь бәйлелегеннән дәвалану өчен “пациент”ның ризалыгы кирәк һәм медицина буенча каршылыклар булмау шарт. Дәвалану, тернәкләндерү алты ай дәвам итә. Үткән ел республикада 200гә якын кеше әлеге программада катнашкан. Бу гаиләләрдә 400ләп бала үсә.

Нинди генә булмасын, бала өчен үз әти-әнисеннән дә кадерле кеше юк. Әмма, ата-ана бурычларын үтәми, балаларын тәрбияләми, сабыйлар үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр икән, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү очраклары да була. Шул сәбәпле 2024 елда республикабызда “Аеклык ноктасы”нда катнашучы гаиләләрдә тәрбияләнүче 60 бала социаль учреждениеләргә урнаштырылган, шуларның 56сы янәдән гаиләләренә кайтарылган. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең, асоциаль гаиләләргә (беренче чиратта – балаларга!) ярдәм итү йөзеннән, әти-әнине эшкә урнаштыру, җылылык белән тәэмин итү юлларын эзләгән чаклары да аз түгел. Хөкүмәт кайгыртырга тиеш дисәләр дә, бала әти-әни кайгыртуына мохтаҗ. Сабыйлар үзләрен башкалардан ким-хур тоймасын өчен, әти-әнинең үз вазыйфаларын намус белән үтәве кирәк.

Фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев