Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Бәйрәмнәрне берләштергән бәйрәм

Мөслим сәнгать мәктәбендә берничә бәйрәмне берләштереп бәйрәм оештырылды.

- Октябрь ае бәйрәмнәргә бай. 1 октябрьдә без Халыкара музыка көнен билгеләп үттек. Шул ук көнне Халыкара өлкәннәр декадасы башланып китте. Халыкара укытучылар көнен 5 октябрьдә уздырдык. 8 октябрь -  Россияда өстәмә белем бирү педагогы көне. Барлык  бәйрәмнәрне берләштереп, Мөслим сәнгать мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыккан  ветераннарны һәм пенсионерларны чакырып, чәй өстәле артында  бәйрәм оештырдык. Чараның максаты - берничә буын бала тәрбияләгән, мәктәпкә һәм укучыларга күңел җылысын биргән биргән кешеләргә рәхмәт белдерү, кадер-хөрмәт күрсәтү иде.
Бу матур бәйрәмдә укытучылар  ветераннарны һәм чакырылган кунакларны котладылар, һәр педагогка карата бик күп җылы сүзләр яңгырады, шигырьләр багышланды. Мөслим үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  катнашучылар белән күңелле уеннар үткәрделәр, ә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең профсоюз комитеты барлык ветераннарга бүләкләр тапшырды, - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев