Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Автомобильнең алгы пыяласына гаджетлар элүне тыю турындагы карар үз көченә керде

1 сентябрьдә, Россия Хөкүмәтенең автомобильләрне эксплуатацияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карары гамәлгә кер

Шул исәптән ул алгы пыялага нинди дә булса әйберләр урнаштыруны (әгәр алар күзәтүне чикләсә) тыя.

Документтан күренгәнчә, «машина йөртүче урыныннан күренешне чикләүче өстәмә әйберләр куелса яки нәрсәдер капласа» машинаны эксплуатацияләү тыела.

Арткы якны күрсәтүче көзгеләр, пыяла чистарткыч детальләре, тышкы һәм пыялага урнаштырылган радиоантенналар, алгы пыяланы эретү һәм киптерү җайланмаларының җылыту элементлары өчен генә искәрмә бар. Видеорегистраторлар, телефон яки навигатор өчен беркетү җайланмалары һәм түләүле трассаларда йөрү өчен транспондерлар кебек җайланмалар исемлеккә кертелмәгән.

Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Марина Сафонова Autonews басмасына сөйләгәнчә, законнар видеорегистраторларны, навигаторларны, телефоннарны һәм башка гаджетларны турыдан-туры урнаштыруны тыймый. «<>>Шоферга аларны ничек дөрес урнаштырырга икәнен белергә кирәк», - диде ул.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев