Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Август аенда Татарстанда һава торышының нинди булачагы билгеле

Татарстанда август ае аномаль эсселектән башланды.

Республиканың көньяк перифериясендә урнашкан киң антициклон аркасында эссе һәм коры һава торышы урнашты. Тулаем август җылы булачак, дип вәгъдә итә метеорологлар.

«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, августта Татарстан территориясендә уртача айлык һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булыр, дип көтелә. Республика буенча норма 17,7 градус тәшкил итә, ә Казанда – 18,3 градус. Явым-төшем республика буенча 54,4 мм, ә Казанда 54,1 мм булыр дип фаразлана», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология башлыгы Феликс Гоголь.

Августның беренче ункөнлегендә республикада температура климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Бу вакытта норма +19...+20 градус тәшкил итә. Аномаль эсселек якын көннәрдә дә сакланачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/avgust-aenda-tatarstanda-hava-torysynyn-nindi-bulacagy-bilgele-5908551

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев