Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Җаваплылык – беренче урында!

Йорт хайваннары хуҗаларының милке дип таныла

Райондашларыбызны урамда йөрүче хуҗасыз этләр санының артуы борчый, бигрәк тә бу район үзәгендә сизелә. 

– Йорт хайваннары хуҗаларының милке дип таныла. Аларны хуҗа даими күзәтеп торырга, тиешле тәрбия бирергә, законда каралган таләпләрне үтәргә һәм башка гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозмаска тиеш. Бу хакта РФ Гражданнар кодексының 137, 209, 210 маддәләре; 498 нче санлы Федераль законның 1 һәм 4 маддәләре, 9 маддәнең 1 өлешендә билгеләп үтелә. Закон нигезендә хуҗа кеше хайваннар белән гуманлы мөгамәләдә булырга, санитария-гигиена, ветеринария-санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәргә, йортны һәм аның тирәсендәге территорияне чиста хәлдә тотарга, биологик калдыклар белән эш итүнең законнарда билгеләнгән кагыйдәләрен үтәргә тиеш, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Этләр һәм песиләрне дәүләт ветеринария учреждениеләрендә теркәү һәм чиплау, котыру авыруына каршы ел саен вакцинацияләү киңәш ителә. Кирәк булганда, хайваннарга ветеринария ярдәме күрсәтелергә тиеш. Кеше шулай ук мәҗбүри профилактик ветеринария чараларын да  үз вакытында гамәлгә ашырырга тиеш.

– Эт тотучылар, песи асраучыларга киңәш бирәсем килә: нәсел барлыкка килүне булдырмау буенча чаралар күрегез, зинһар! Кая карама песи балалары чабышып йөри, кибет төпләрендә дә бер өер булып яталар. Интектермәгез инде бичараларны! Кирәкми дип барыбер урамга куып чыгарасыз. Хуҗасыз этләр дә күп. Алардан курыккан оныгымны көн дә мәктәпкә озата барырга мәҗбүрмен. Эт хуҗалары үзләренең хайваннарын бәйдә тотсыннар иде! – ди райондашбыз Зәнфирә Исламова.

Әйе, этне ашату, вакцинация – барлык мәшәкатьләрнең бик аз өлеше генә. Урамда калдырылган стерильләштерелмәгән эт үзенең табигый инстинктлары буенча үрчүгә омтыла. Бу аның бәйдә утыруына яки сез аны якындагы территориядә йөрергә җибәргәнегезгә бәйле түгел. 15 минутлык эш, мөгаен, сез белмәгән нәсел китерәчәк. Бу безнең урамнарда хуҗасыз хайваннарның барлыкка килүенә тагын бер адым булып тора. Күпчелек адашкан этләр – кешенең ваемсызлыгы һәм җавапсызлыгы нәтиҗәсе. Кастрация яки стерилизация  булса, контрольсез барлыкка килгән нәсел дәвамы азрак булыр иде!

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев