Android һәм iPhone кулланучыларын фото буенча мәгълүмат урлаучы вирус турында кисәттеләр
«Касперский лабораториясе» белгечләре iPhone һәм Android өчен телефондагы фотодан мәгълүмат урларга сәләтле беренче троян вирусын ачыклаган. Бу хакта «Ведомости» яза.
Компания вәкиле сүзләренчә, SparkCat зыян китерә торган программаны 20 фейк кушымтада тапканнар - алар барысы да App Store һәм Google Play да бар, ләкин мессенджерлар, Ясалма интеллект-ассистентлар, ризык китереп бирү һәм криптобиржаларга керү сервислары буларак маскировкаланган.
Фейк-кушымтаны урнаштырып һәм эшләтеп җибәргәч, вирус фотоны карарга рөхсәт сорый. Аннары троян галереядагы сурәтләрдәге текстны анализлый һәм, төп сүзләрне табып, фотографияне мошенникларга җибәрә.
Экспертлар сүзләренчә, начар ниятле кешеләр тасвирланган схеманы корбаннарының криптокошелекларына керү мөмкинлеген сид-фразалар ярдәмендә торгызу өчен куллана. Шул рәвешле алар чит цифрлы активларны үзләштерә. Вируслар шулай ук скриншотларда хәбәрләр һәм парольләр эчтәлеген эзли ала.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев