Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

«Ак калфак»лар Мөслим белән таныша

Бүген Мөслимдә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын – кызлар республика иҗтимагый оешмасының ике көнлек күчмә утырышы башланып китте.

Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше – тирә республика һәм өлкәләрдән, чит төбәкләрдән килгән 100 гә якын “Ак калфак” оешмасы вәкилләре “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” – дигән темага сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар шулай ук, районыбызның җирле йолалары, гореф – гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәрчеләре белән дә таныштылар.

Үзләренең сәфәрләрен кунаклар “Бәхет” паркы белән танышудан башладылар. Аннан соң алар Иске Вәрәш авылы янындагы “Дуслык” чишмәсе янына юл алдылар. Кунаклар шулай ук, Метрәй авылында ярминкәдә катнаштылар, кошчылык белән шөгыльләнүче якташыбыз Ирек Хамадишинның Яңа Карамалы авылында урнашкан фермасында булдылар.

Түреш авылы да “Ак калфаклыларны” бик теләп кабул итте. Биредә алар авыл тарихы, Түреш авылыннан чыккан мактаулы якташларыбыз Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Илгиз Низамовлар, авыл эчендәге элмә такталарның килеп чыгышы белән кызыксындылар. Олы Чакмак һәм Тойгелде авылларында да кунакларга кызыклы программа тәкъдим ителде. 

Фәридә Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев