14 яше тулмаган балаларга социаль челтәрләр куллануны тыярга тәкъдим иттеләр
Балигъ булмаганнарга куркыныч тудыра торган 10 меңнән артык сайт бар
Россиядә 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәр куллануны тыярга тәкъдим иттеләр. Бу мөрәҗәгатьне «АВАНТИ» бизнес-патриотизм үсеше буенча эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Рахман Янсуков Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга, шулай ук Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы башлыклары Валентина Матвиенкога һәм Вячеслав Володинга юллаган.
«Соңгы вакытта илебез бизнесы вәкилләренең «АВАНТИ» ассоциациясенә социаль челтәрләрдә тыелган контент булуга, шулай ук балаларның күрсәтелгән мәйданчыкларга керү мөмкинлеген хокукый җайга салу булмауга шикаятьләре артты», – дип документ текстыннан өзек китерә «Известия» газетасы.
Инициатива авторлары мондый чара кертү ихтыяҗын интернетта террористик контентлы, балигъ булмаганнарга куркыныч тудыра торган 10 меңнән артык сайт булу белән аңлата.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев