Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

1 апрельдән машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә

Россия Эчке эшләр министрлыгы Административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында»гы ведомство боерыгы проектын әзерләде.

Документ нигезендә:

машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырылмаган дип саналган штраф баллары күләмен биштән җидегә кадәр арттырачаклар;

исерек хәлдә рульгә утырган өчен машина йөртүгә административ тыю гамәлдән булган гражданнар җәза срогы тәмамланганчы башка машина йөртү категорияләрендә правага имтихан тапшыра алмаячак;

әгәр имтихан тапшыру процессында Россия гражданинының паспорты яки транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр булмау турында медицина бәяләмәсенең гамәлдә булу вакыты чыкса, аны яңага алыштырылган паспорт яки медицина бәяләмәсе тәкъдим иткәнче башка вакытка күчерәчәкләр;

повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән армиядә хезмәт итәргә тиешле гражданнар да имтихан тапшыра яки машина йөртү таныклыгы ала алмый.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев