Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Акция

Минем герой. Минем гаилә

Мөслим-информ хезмәткәрләре Татарстан журналистлары игълан иткән #МинемГеройМинемГаилә акциясенә кушылды.

Мөслим-информ хезмәткәрләре Татарстан журналистлары игълан иткән #МинемГеройМинемГаилә акциясенә кушылды.

Әниемнең бертуган абыйсы Дәминов Гыйльмегали Дәмин улы турында истәлекләрне яңартасым килә.

Актаныш районы Әнәк авылында гомер итүче Дәмин бабам белән Мәрхәбә әбиемнең җиде балалы ишле гаиләсендә1923 елны бишенче малай булып дөньяга килә абый. Кечкенә чагында сәламәтлеккә туймый. Әмма сугыш чоры законнары каты була, 19 яше тулуга Актаныш райвоенкоматыннан фронтка чакыралар. 1942 елның 20 августында Кавказ фронтына җибәрәләр. 119 аерым укчы бригадада укчы булып хезмәт итә, өлкән лейтенат дәрәҗәсенә ирешә. Сугышларның берсендә күкрәгенә, кулбашына снаряд кыйпылчыгы эләгеп каты яралана һәм тылга озатыла. Яра бик авыр төзәлә, абый озак вакытлар сызланып йөри. Тыныч тормышта яши башлаганга ун еллар вакыт узгач, тимер кисәге кабаттан үзен искә төшерә. Тәндәге ярчык тирене тишеп чыга. Гыйльмегали абый кабаттан операция өстәленә ятарга мәҗбүр була.
Илдә тынычлык урнашканнан соң гаилә кора. Сабира апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Казан югары партия мәктәбендә укып, 1959 елны кулына диплом ала. Партия кушуы буенча төрле районнарда, авылларда эшли, ахырда Зәй районы Сәвәләй авылында төпләнә. Лаеклы ялга чыкканчы җитәкче урыннарда хезмәт куя. Озак еллар мәктәп директоры вазыйфасын башкара, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш кертә.
2008 елда вафат, Актаныш районы Әнәк авылында җирләнә.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья