Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Акция

Минем герой. Минем гаилә

Мөслим-информ хезмәткәрләре Татарстан журналистлары игълан иткән #МинемГеройМинемГаилә акциясенә кушылды.



Сугыш еллары тарихы бер үк вакытта үзенең явызлыгы белән тетрәндерә дә һәм гади кешеләрнең батырлыгы, кыюлыгы белән гаҗәпләндерә дә! Минем бүген үземнең бабам - әниемнең әтисе турында сөйлисем килә. Әлеге тарих – кешенең чиксез рухи көче турындагы миллионлаган тарихларның берсе генә!

Минем бабам Гыйниятуллин Мөҗип Гыйниятулла улы 1897 елда туа. Ул Гражданнар сугышында катнаша. 1941 елның 30 октябрендә армия сафларына - сугышка алына. Ул рядовой сапер булган. Документларга караганда, Глинск-Бородаевский утравында тирән комлы җирдә юл салганда, ул һичтуктаусыз берничә тәүлек буе эшләгән. Норманы 200-210 процентка башкарган. Авыр эшләр дошманның атышы һәм бомбалар шартлавы астында эшләгән. Шулай ук йөзүче күпергә җайланмалар төзүдә дә катнашкан, анда норманы 150-170% башкарган. Бу батырлыклары өчен Мөҗип бабай “Хәрби хезмәт” медале белән бүләкләнә.

Соңрак бабам Венгриядә - Мартфю станицасы тирәсендәге Тиса елгасы аша үткәндә, дошманның пулемет уты астында паром кичүе төзү буенча эш башкарган. Ул дошманның утыннан курыкмыйча, берничә сәгать суда булуына карамастан, паромнарга пристань ясау һәм трос тарттыру буенча эшләрне ахырына кадәр тәмамлаган. Кичү төзү Тиса елгасының уң ярына боеприпас һәм артиллерияне күчерергә мөмкинлек биргән. Бабам тагын бер батырлыгын Майор авылы янында дошман оборонасын өзгәндә күрсәтә. Ул дошман уты астында 12 данә танкка каршы минаны зарарсызландырып, миналанган кырда юл сала. Хәрби биремнәрне үтәүдә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Бабам, сугыштан исән-имин кайтып, әби белән бергәләп 5 бала үстерә. Сугыш башлангач, ул үзенең якташы белән вәгъдә бирешәләр: әгәр да аларның берәрсе исән калмый икән, икенчесе аның да гаиләсен тәэмин итәргә тиеш була. Мөҗип бабам үлгәнчегә кадәр якташының гаиләсенә ярдәм итеп яши.

Горурланам!
Гөлнара Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья