Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

Мәктәп яны лагеренда мастер-класс

Күбәк урта мәктәбе базасында оештырылган мәктәп яны лагеренда мастер-класс үткәргәннәр

Күбәк урта мәктәбендә эшләп килүче "Салават күпере" мәктәп яны лагеренда фоамиран hәм изолоннан төрле әйберләр иҗат итүче кул остасы Алсу Илшат кызы кызлар өчен мастер-класс үткәргән.

"Ул кызларга фоамираннан тузганак чәчәге формасындагы чәч кыстыргычы ясарга өйрәтте. Алсу балаларга күрсәтергә үзе ясаган кул эшләрен дә алып килгән иде. Изолон hәм фоамираннан ясалган чәчәкләр hәм хайваннар искиткеч матурлар. Мастер-класстан соң кызларның да шундый кул эшләре белән шөгыльләнү теләге туды", - дип хәбәр итә безгә Күбәктән Гөлнара Вәлиева.

 Фотолар - Күбәк урта мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев