«Яшьлек» лагеренда - мастер-класс
Җәйге яллар

«Яшьлек» лагеренда - мастер-класс

Туган як музее хезмәткәрләре «Яшьлек» лагеренда ял итүчеләр белән мастер-класс оештырдылар

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Яшьлек” лагеренда ял итүче балалар өчен милли бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.

"Чара башында балалар татар милли бизәнү әйберләре - беләзек, йөзек, чулпы, алка кебек көндәлек кулланышта булган предметлар белән таныштылар. Мастер-класста катнашкан һәр бала үз куллары белән беләзек ясады, аны төрле сәйләннәр кулланып бизәде", - дип хәбәр итәләр музейдан.

 Фотолар - туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев