Әхлаклы балалар тәрбияләнә
Иске Карамалы, Симәк, Салауз-Мухан мәчетләрендә, 4-7 августта Мөслимнең “Нур” мәчетендә дә балалар өчен яллар оештырылачак
Мөслим мөхтәсибәте ТР Диния нәзарәте белән берлектә ел саен яшь буынның әхлагын үстерү, ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү, балаларга ялларын файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга мөмкинлек тудыру максатында әхлак-сәламәтлек яллары оештыра.
Мондый чаралар Мөслимнең Җәмигъ, Разалия, “Мөслим” мәчетләрендә, мәдрәсәдә үтте. Баекта, Метрәйдә, Элемтә авылының Әсгать мәчетендә, Түбән Табында, Тойгелденең ике мәчетендә балалар өчен кызыклы чаралар әзерләнде. Әхлак, ислам нигезләре һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлына багышланган дәресләр төрле уеннар, викториналар, экскурсияләр белән аралашып барды. Оештыручыларга Буа һәм Мөхәммәдия мәдрәсәләреннән килгән шәкертләр ярдәм итте.
– Түбән Табынның Җәмигъ мәчетендә 1-6 июльдә оештырылган лагерьга 10 бала йөрде. Сөләйман шәкерт белән балалар бик тиз уртак тел таптылар. Мөслимгә экскурсиягә – атларны, Җәмигъ мәчетендәге музейны карарга барып, күңелләре булып кайттылар. Дәресләр беткәннән соң, тәмле ризыклар белән чәй эчеп, өйлә намазын укып, өйләренә таралдылар, – ди абыстай Зөлфия Галиева.
Метрәй авылының Исмәгыйль мәчетендә балалар өчен әхлак һәм ял лагере 7-12 июль көннәрендә узды. Анда 27 бала ял итте.
– Һәр көнне Сира, әхлак дәресләре үтте, дөрес итеп тәһарәт алуны кабатладылар. Ике бала азан әйтте, догалар ятладылар. Дәресләрне Рәхим шәкерт белән Мияссәр хәзрәт үткәрде. Күңел ачу чаралары өчен Гөлүзә Әгълиуллина һәм мәдәният йорты директоры Әнвәр Сәгъдиев җаваплы иде. Мин тәмле ашлар белән сыйладым. Әти-әниләр дә читтә калмады, күчтәнәчләр җибәреп тордылар. Паркта спорт уеннары оештырылды, мәдәният йортында кинофильмнар карадылар, рәсем конкурсында катнаштылар. Әнвәр абыйлары юл йөрү кагыйдәләре буенча әнгәмәләр үткәрде, видеороликлар күрсәтте. Балалар саклану челтәре үрү буенча мастер-класста да катнаштылар. Азаккы көнне күчтәнәчләр, бүләкләр алып, рәхмәт әйтеп таралыштылар. Әтиәниләрдән дә рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды, – ди абыстай Азия Заһидуллина.
Тойгелде авылының “Яшел мәчет- ”ендә дә бер атна дәвамында әхлак һәм сәламәтлек яллары оештырылды. Анда 23 кыз бала катнашты. Һәр көн итле кайнар ризыклар әзерләнде. Абыстай Нурия Гыйльфанова ярдәмендә Коръән, фикһ, әхлак дәресләре үткәрелде, уеннар оештырылды. Балалар “Фатиха”, “Ихлас” сүрәләрен, догалар ятладылар. Аларга бүләкләр тапшырылды. Ризыклар пешергән Гүзәлиягә, ярдәмгә килгән Әнүзә, Резидә, Альмира ханымнарга авыл халкы бик рәхмәтле. Шундый ук яллар малайлар өчен "Кыйбла" мәчетендә дә уздырылды.
Җәй дәвам итә. Күңелле каникуллар да. Иске Карамалы, Симәк, Салауз-Мухан мәчетләрендә, 4-7 августта Мөслимнең “Нур” мәчетендә дә балалар өчен яллар оештырылачак.
Илүсә Исламова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев