Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбунә - 2025

Утырып уйлар уйладым...

2025 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу бара

Урак өсте авыл хуҗалыгында гына түгел, ә нәшрият, газета-журнал чыгаручы матбугат үзәкләрендә дә була. Бу көннәрдә “Авыл утлары” редакциясендә дә нәкъ менә шундый чор: газета укучыларны берәмләп барлыйбыз. 2 меңнән артык тираж җыю өчен бүләк уйнату кебек кызыксындыру чаралары оештырабыз, реклама ясыйбыз.

“Авыл утлары (“Сельские огни”) газетасына язылу вакыты төгәлләнергә ике ай вакыт бар. Ни кызганыч, бүгенге көндә газетабызга язылучылар саны 800гә дә тулмый әле. Райондашларыбызны газетага язылырга, укырга ничек җәлеп итәргә? Бүгенге борчуыбыз да, максатыбыз да шушы. Бүген нигездә өлкән буын кешеләре газета алдыра. Мәгариф, мәдәният тармакларында эшләүче санаулы кешеләр генә, җитәкчелек кушканга, бер яки өч айга, бик сирәкләре генә киләсе яртыеллык өчен газетага языла. Хәтта, читенсенмичә, әти-әнисенең газетага язылу турында квитанциясен күрсәтүчеләр дә бар!

Бүгенге көндә “Мөслим-информ”да 11 кеше хезмәт куя. Без район газетасын кызыклы, укучылар өчен файдалы итү һәм күбрәк мәгълүмат бирү өчен тырышабыз. Атна саен 12 битле газетада нинди генә сәхифәләр һәм язмалар тәкъдим ителми! Шул ук вакытта һәрберебезнең “Авыл утлары”на язылуын да әйтергә кирәк. Күбебез газетага альтернатив подписканы сайлый. Бу очракта газетага язылучылар җомга саен газетаны “Мөслим-информ”нан үзләре килеп ала. Ә оешма белән язылучыларга газетаны китереп бирәбез. Бүгенге көндә “Авыл утлары”на альтернатив ысул белән язылу бәясе 576 сум тәшкил итә.

Шунысы кызык: райондашларыбыз арасында “журналистлар үзләренә куелган планны үтәсәләр, күпләп премия алалар” дип уйлаучылар да бар. Янәсе шуңа газетага яздырабыз. Хезмәт хакын без хәрефләп җыйган язмаларыбыз, көн дәвамында башкарган хезмәтебез өчен алабыз. Ә газетага язылу планын үтәү вакытлы матбугатны саклап калу өчен кирәк. Подпискадан кергән акча газета чыгару өчен киткән чыгымнарны каплар өчен китә. Журналистикада үз эшенең фанатлары, матбугатны ихластан яратучылар эшли.

Газетадагы язмаларга килгәндә, бүгенге көндә газета битләрендә төрле катлау укучылар өчен дә язмалар табып була. Атна саен газетада “Бу көнне” сәхифәсе чыгып килә. Әлеге сәхифәдә без төрле елларда “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасында басылган язмалардан өзекләр тәкъдим итәбез. Газетаның иске саннарын караганда шундый фикер туа: элек газета битләрендә район һәм республика күләмендә узган җыелышлар, пленум һәм конференция карарлары, озын чыгышлар күп басылган, илкүләм вакыйгалар күп яктыртылган.

Газета укучыларыбыз ярата дип, башваткычлар (филворд, сканворд), көлдергечләр, төрле кызыклы мәгълүмат, хикәяләр дә бирәбез. Шуңа да карамастан, кайберәүләрдән “газетада укырга әйбер юк” дигән сүзләрне ишетәбез. Бу сүзләрне газетаны ачып та карамаучы, укымаучы кеше генә әйтә ала.

Бүген газетаны укымаучылар, анда ниләр язылганын да белмәүчеләр арасында җитәкчеләр дә күп. Оешма җитәкчесе үзе газетага язылмаган килеш, ничек итеп үз коллективына газета хакында дөрес фикер җиткерсен дә, газета укымаучы хезмәткәрен ничек оялта алсын?! Шул ук вакытта шул ук җитәкчеләр яки вазыйфадагы затлар ай саен: “Безнең бу чара турында материал чыктымы? Безнең эшчәнлек буенча ничә материал басылды?” – дип, хисап сорый. Димәк, алар өйләренә дә газета алдырмый, эш урыннарына да газета килми, дигән сүз. Һәр оешма, бүлек газетаны җыеп, туплап барса, хисап сорап, безне аптыратып утырмаслар иде.

Альтернатив ысулны сайлаучы өлкән яшьтәге абый-апалар һәр җомгада газеталарын алырга килә. “Урамга чыккач, йөреп, кибетләргә кереп кайтабыз. Шунда таныш-белешләр очрап, хәл-әхвәл белешәбез. Бигрәк матур чыгарасыз газетаны! Ниләр генә язмыйсыз”, – дип безне үсендереп тә китәләр. Тик газетага язылучылар арасында ник бер урта буын кешесе булсын! Район үзәгендә сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, хокук саклау органнары һәм башка бик күп учреждениеләр бар. Аларның һәркайсы ун-унбиш данә газета алса да, газетага язылучылар саны артыр иде. Газетада чыккан һәр язма шушы оешмаларның эшчәнлеген яктырта, аларда хезмәт куючы тырыш хезмәткәрләрне мактый, ирешкән уңышлары хакында райондашларыбызга җиткерә югыйсә. Район газетасы балалар тормышы, яшь белгечләр һәм хезмәт алдынгылары, районыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр, оста куллы һөнәрчеләр, һәвәскәр бакчачыларны халыкка таныта.

Хөрмәтле райондашларыбыз, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре! Җиңүләр, уңышлар бердәм хезмәт, уртак тырышлык белән яулана. Бүгенге көндә район тормышын яктыртып баручы, сезнең җиңүләргә лаеклы өлеш кертүче “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына да сезнең ярдәм кирәк. Бердәмлектә – көч! Киләсе яртыеллыкта да бергә булсак иде.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев