Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Әбунә - 2026

Тугры әбунәчеләребез бүләкләр ала

Вакытлы матбугатка язылу төгәлләнде. 2026нчы елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына 1664 гаилә язылган

Подписка җыю елдан-ел авырлаша: кемдер – бәя артуны, кайсы укырга вакыт таба алмавын газетага язылмаска сәбәп итә. Сылтаулар тапмыйча, газета белән дуслыгын өзмәгән, вакытлы матбугатка тугрылыгын саклаучы райондашларыбыз бар әле. Бу атнада шундый райондашларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык.

Бүләк отучылар: Мөслим авылыннан Роза Шәвәлиева (Шашин урамы, 35-1), Рус Шуганнан Александр Борисов, Любовь Жданова, Гүзәл Галиева (балалар сәнгать мәктәбе), Альфира Гыймалетдинова (гимназия), Гөлназ Бәдретдинова (“Карлыгач” балалар бакчасы), Андрей Митрофанов (мәктәптән тыш эшләр үзәге), Ләйсән Камалетдинова (“Миләшкәй” балалар бакчасы). Әлеге райондашларыбызның 1 сентябрьгә кадәр бүләкләрен редакциядән килеп алуларын сорыйбыз.

Газетага язылучы райондашларыбызга ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез. Язылучылар, укучылар булганда вакытлы матбугат яшәр! Дуслыгыбыз гомерлек булсын!

Фото – Мөслим-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев