Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Әбунә - 2026

Вакытлы матбугат – гомерлек юлдашым

Мөслим авылында яшәүче Сирена Газетдинова – иң күп газета-журналлар алдыручы райондашларыбызның берсе. “Авыл утлары”, “Акчарлак”, “Язмышлар чатында”, “Татар хатыны” газеталарын Сирена аеруча яратып укый

– Ниндидер сәбәпләр белән вакытлы матбугат соңарып килсә, Сирена борчыла башлый. Ул – бик төгәл кеше. Бөтен яңалыклар белән вакытында танышып, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып яшәргә ярата. Хәзер күпчелек яңалыклар беренче булып интернет челтәрләрендә куела. “Табадан яңа төшкән” хәбәрләр минуты-секунды белән социаль челтәрләрдә дөнья күрсә дә, буяу исе аңкып торган газетажурналларга язылучыларның да булуы сөендерә. Андыйларның йортына шатланып барам, почта әрҗәсен ачып, газеталар салу – үзе бер сөенеч! – ди хат ташучы Гөлнара Маннанова.

Сиренаның вакытлы матбугат белән кызыксынуы кечкенәдән килә. Аның әтисе Фирдәвес Мирзаянов татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Хөрмәтле мөгаллим укучыларында гына түгел, балаларында да матур әдәбиятка, китапка мәхәббәт уята алган.

– Әтием укытучы булгач, бик күп газета-журналлар яздырып ала идек. “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”) журналына, “Социалистик Татарстан” газетасына ел саен язылдык. Әнием тегүче иде, соңрак балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләде. Тегүдән бушаган арада ул да газеталар укырга ярата иде. Улымда да газетажурналлар укуга, китапларга мәхәббәт уятырга тырышсам да, заманасы башкамы, ул, гомумән, вакытлы матбугатка битараф. Ташка язылган уелып калган төсле, вакытлы матбугатта чыккан язмалар хәтергә уелып, тарихка кереп кала. Газеталарны төпләп җыеп барсаң, кызыклы язмаларны, киңәшләрне еллар үткәч тә алып укырга була, – ди Сирена Газетдинова.

Сирена – һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Уку культурасын сакларга тырышып яшәүче райондашыбыз ул.

– Мин өйгә газета-журналлар килергә тиеш, дигән фикер белән үстем. Әни иң элек “Авыл утлары” газетасы белән таныша, “Ватаным Татарстан” газетасы һәрвакыт өстәл өстендә ята иде. Хат ташучыны бүгенге көндә дә аерым бер дулкынлану белән көтәм. Газеталарны берьюлы түгел, әкренләп, ләззәт алып укырга яратам. Болай уку күңеллерәк. Миңа халык медицинасы, кешеләр язмышы турында язмалар кызыклы. Сәясәт белән кызыксынмыйм. Кешеләр турында язылган мәкаләләргә битараф кала алмыйм, алар өчен борчылам, ахырына кадәр геройларым өчен ут йотып укыйм. Мин укымый тора алмыйм. Нәкъ менә китаплар, газета-журналлар уйланыр өчен азык бирә. Укый торган кеше уйлый, анализлый белә, – ди Сирена.

Заманча матбугат турында фикерен сорагач, Сирена елмаеп кына куйды. Вакытлы матбугат белән ул якыннарын да, дусларын да таныштырып тора.

– Интеллегенция вәкиле булсынмы, гади хезмәтчәнме – газета-журналарны барысы да бердәй яратып укый. Вакытлы матбугат уку культурасы саклансын өчен Сирена кебек райондашларыбыз күбрәк булсын иде! Почта проблемасы бөтен җирдә дә бар, күп нәрсә почтальонның үҗәтлегеннән дә тора. Без бит газета-журналлар гына түгел, пенсия дә таратабыз. Хат ташучыларга язылу кампаниясе вакытында активрак эшләргә кирәк, дип уйлыйм. Ташламалар булганда, халык күбрәк языла. Алга таба да әбунәчеләр саны кимемәсен иде! – ди хат ташучы Гөлнара Маннанова.

Газеталарның яшәве аны яздырып алучыларга бәйле.

– Газеталарны электрон вариантта укырга яратмыйм. Интернетта кызыклы мәгълүмат булса, якыннарым бу хакта миңа да сөйли. Ә миңа газетаны кулыма тотып уку, аның исен тою ошый. Бу миңа әйтеп булмаслык рәхәтлек бирә, – ди Сирена.

Фото - С. Газетдинованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев