Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбунә - 2024

Китап – белем чишмәсе

Шул исемдәге конкурска йомгак ясалды.

Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023нче елның августына кадәр барды. Җиңүчеләр ай саен билгеләнде һәм августта, аларны редакциягә чакырып, бәйгегә йомгак ясадык. Әдәби бәйгенең абсолют җиңүчесе 11 августта Апаста узган әдәби Сабантуйга кунак буларак чакырылды. Сораулар нигезендә иң күп балл җыючыны ачыкладык. Ул Илүсә Исламова булып чыкты. Аның әдәби марафонда болай да катнашуын исәпкә алып, әдәби марафонга бару хокукы Рәзинә Исламовага бирелде. 
*** 
9 август – Бөтендөнья китап сөючеләр көне безнең өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Без дигәнем – “Мөслим-информ” китаплар сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән “Китап – белем чишмәсе” бәйгесендә катнашкан һәм җиңүче булганнар.

Чарага зур дулкынлану белән килдем. Ник дисәгез, анда китапны “су урынына эчүчеләр”, туган телебезне “энәсеннән җебенә кадәр” белүче, аңлаучы тел белгечләре җыелачак иде. Шулар арасында минем дә булуым, әлбәттә, әйтеп бетергесез зур куаныч! Көч сынашу 2022 елның сентябреннән башланды. “Авыл утлары” газетасында ай саен сораулар чыгып барды. Һәр айның иң күп балл җыючысы конкурсны оештыручылар кулыннан үзе сайлаган китап белән бүләкләнде. “Акыллылар ярышы”на әйләнгән йомгаклау чарасы конкурсантларның чыннан да бик гыйлемле, кызыксынучан булуларын күрсәтте. “Мөслим-информ” һәм Рәмилә Дәүләтова әзерләгән сораулар районыбыз тарихына, бүгенгесенә, әдипләргә һәм китапларга, тел үзенчәлекләренә багышланган иде. Әлбәттә, үзен хөрмәт иткән, ватанпәрвәр булган кеше боларның барысын да белергә, белү генә дә түгел, ә балаларына, оныкларына да тапшырырга тиеш. Бәйгене әзерләүчеләрнең дә максатлары шул иде.

Эзләнергә, уйланырга, укырга, үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белергә чакыра торган мондый чаралар алда да булып торсын. Ә мин сезне китаплар белән дус булырга һәм районыбызның йөзек кашы булган “Авыл утлары” газетасына язылырга чакырам.

Илүсә Исламова.

Баланлы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында укыгыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев