Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Әбунә - 2026

Илгизә – авыл тоткасы

Авылдагы хат ташучы – халыкның иң көтеп алган кешесе. Тат. Бүләр, Иске Сәет, Исәнсеф авылларына хезмәт күрсәтүче Илгизә Хисмәтуллинаны да авыл халкы сөенеп каршы ала.

– Истә калган: без бәләкәй чакта хат ташучыны капка төбенә чыгып, кадерле кунак кебек көтә идек. Сумка күтәреп килүче апаның каршына ук йөгереп барып, безнең урам газета-журналларын почта әрҗәләренә таратып чыгу үзе бер сөенечле вакыйга була торган иде. Хат ташучы хезмәтенә мәхәббәт миндә кечкенәдән үк бөреләнде. Шушы вазыйфаны башкарырга хыяллана идем, – дип искә ала Илгизә.

Илгизә – Тат. Бүләр авылы кызы. 11нче сыйныфны тәмамлагач, укуын Яр Чаллы шәһәренең 76нчы санлы һөнәр училищесында дәвам итеп, сатучы һөнәрен үзләштерә. Туган авылына кайтып, ике ел авыл кибетендә сатучы булып эшләгән кызга кечкенә чактагы хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек туа. Исәнсеф авылы егете Данил белән гаилә корып җибәрәләр. 2001 елдан Илгизә хат ташучы дигән авыр да, җаваплы да, мактаулы да хезмәтне башкара.

– Бөтен дөньяны интернет пәрәвезе чолгап алган чорда яшибез. Кирәкле мәгълүматны минуты-секунды белән кул астындагы телефон, ноутбук, компьютерлардан табарга була. Шушындый дәвердә дә вакытлы матбугатка язылучылар саны кимеми икән, монда хат ташучының тырышлыгы, үз эшенә фанатларча бирелүе, халык белән аңлашып эшләве ята. Илгизә апа, сайлаган эшенә тугры калып, 25 елга якын шушы хезмәтне башкара. Әле бит аның эше авыл халкына газета-журналлар тарату белән генә төгәлләнми. Ул атнасына өч тапкыр халык белән күрешә: вакытлы матбугат, пенсияләр тарата, өй буенча йөреп, коммуналь хезмәтләрне җыеп чыга, түләнеп, эше беткәч, аларны янәдән абонентларга тарата. Хат ташучы ул – авылның тоткасы, халыкка мәгърифәт нурын таратучы, – ди район почта элемтәсе җитәкчесе Эльмира Идиятуллина.

Илгизә авылларга үзенең велосипеды белән йөри. Җай туры килгәндә, тормыш иптәше үзенең җиңел машинасы белән дә илтеп куя. Бер җирлек авыллары булса да, аралары җәяүлегә байтак җыела. Тыкрыкларын кертеп исәпләсәң, авыл урамнарының чакрымы да шактый чыга бит аның. 

– Илгизәне авыл халкы көтеп ала. Безнең җирлектә барлыгы 262 кеше вакытлы матбугат яздырып ала. Хат ташучының эше элек-электән җаваплы булган ул. Газета-журналлар тарату өстенә авыл халкының хәл-әхвәлләрен белешеп, шатлык-борчуларын да уртаклашасың, кирәк кешесенә киңәш-табыш та бирәсең бит ул! Түләүләр һәм пенсияләргә кагылышлы яңалыкларны да өлкәннәр иң элек хат ташучыдан белә. Авыл халкы Илгизәдән бик канәгать, – диде Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов.

Авылда ничә йорт – шуның кадәр холык, дигән сүз. Аларның һәрберсенә яраклашырга кирәк. 

– Халык белән эшләү җиңел түгел. Табигать кебек аларның холкы бик тиз үзгәрә. Район яңалыклары белән социаль челтәрләрдә сәгате-минуты белән танышып бару мөмкинлеге булса да, кулга типография буявы аңкып торган газетаны алып укудан да рәхәтрәге юк. Җыеп барып, вакыт үткәч кире кайтып укулары гына да ни тора бит! Үзләре турындагы язмаларны авыл халкы күз карасыдай саклый. Шушы хезмәтне башкара алуыма, халыкны сөендерә алуыма чиксез сөенәм, – ди Илгизә Хисмәтуллина.

Хат ташучы хезмәте әбунәчеләр саны белән бәйле. Ә алар, нинди генә алга киткән заманда яшәсәк тә, кимемәсен иде! “Авыл утлары” газетасы да һәр өйдә көтеп алыган кунак булсын!

Фото – И.Хисмәтуллинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев