Языл һәм бүләк от!
“Татмедиа” АҖ яртыеллык саен вакытлы матбугатка язылучылар арасында бүләкләр уйната
Бүләк уйнату “Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр” исеме астында үтә. Быел әлеге акциядә 700гә якын әбунәче катнашкан. Төп бүләк – 100 мең сум акчага Саба районыннан Рәисә Мөбарәкова лаек булды. Бүләк отучылар исемлегендә мөслимлеләр дә бар.
Акция шартлары нигезендә, “Татмедиа” АҖнең ким дигәндә ике басмасына (газета һәм журнал) язылырга кирәк. Яңа Карамалы авылында яшәүче Рузинә Якупова дистәгә якын газета-журналлар алдыра. Гомере буе терлекчелектә эшләгән Рузинә апа укырга ярата. Кызы Эльфирада да укуга мәхәббәт тәрбияләгән. Мөмкинлекләре чикле булса да, укырга ярата ул. Дөрес, тиз укый алмый. Кайбер язмаларның, китапларның эчтәлеген әнисе Рузинә апа сөйли.
– Газета-журналларга язылмый калганым юк. “Сөембикә”, “Сәхнә” журналларын, “Язмыш”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак” газеталарын яратып укыйбыз. Яртыеллык саен 6-7 газета-журнал алдырабыз.“Авыл утлары”на язылмый калганым юк! Район газетасы аша бөтен яңалыкларны белеп торабыз, – ди Рузинә Якупова.
Гаиләнең газета-журналларга язылу турында квитанцияләрен “Татмедиа”га хат ташучы Светлана Сәлахова җибәргән. Квитанцияләрнең бер өлешен – Рузинә апа исеменнән, икенче өлешен Эльфира исеменнән юллаган. Шул рәвешле Эльфира иттарткыч отты.
Эльфира газета-журналларның һәрберсен җыеп, төпләп бара. Туганнарына, күршеләренә дә укырга биреп тора. Укудан тыш кул эшләре белән шөгыльләнергә: рәсемнәр буярга, алмаз мозаикасы белән шөгыльләнергә ярата.
Мөслим гимназиясе укытучысы Миләүшә Хәсәнова “Татмедиа” АҖ бүләкләрен беренче генә тапкыр отмый. Бу юлы ул биш һәм аннан да күбрәк басмага язылучылар арасында бүләккә лаек булды. Миләүшә вертикаль тузан суырткыч отты.
– Ел саен 5-6 газета-журналга язылам. Барысын да вакытында укып җитешә алмыйм, әмма вакытлы матбугатта чыккан бәйгеләрнең барысында да катнашырга тырышам һәм җиңүләр дә яулыйм, – ди Миләүшә Хәсәнова. – “Авыл утлары”на язылмый калганым юк. “Казан утлары”н алдыра башладым. “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларыннан мәгариф системасына кагылышлы мәгълүмат алам. “Көмеш кыңгырау” газетасына балаларның язмаларын җибәрәм. Газетада язмалары чыккач, балалар да, әниләре дә сөенә. Укучыларыма да газета-журналларга язылырга тәкъдим итәм, тик әти-әниләр кирәксенмиме соң. Югыйсә бәясе дә кыйммәт түгел: 300-400 сум инде. Өйгә газета-журналлар килсә, балалар аның рәсемнәрен булса да карый бит.
Укырга яратучылар басма версиягә тугры булып кала һәм, бернигә карамастан, һәрвакыт күпләп газета-журналлар алдыра. Тиздән 2025 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу башлана. Сезне дә газета-журналларга язылып, бәхетегезне сынап карарга чакырабыз.
Римма Афзалова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев