Беребез өчен беребез кирәк
Язылучылары булганда, район газетасы яшәр!
Вакытлы матбугатта урак өсте: 2026 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды.
Киләсе елдан “Авыл утлары” газетасының битләре кимеячәк. Район газетасы 8 битле булып чыгачак. Газетаның даими кушымтасы булган “Атна вакыйгалары” да дүрт биткә кыскара. Шулай итеп, җомга саен 12 битлек газета киләчәк. Полосалар саны кимү бәяне күтәрмәс өчен эшләнә. Типография һәм почта чыгымнары арту газетаның да бәясе артуга китерә. Бәяне арттырмас өчен (арткан очракта язылу бәясе 1400-1500 сумнан ким булмас иде), бит санын киметергә мәҗбүрбез. Әбунәчеләр хәлне аңлар һәм газета белән дуслыгын дәвам итәр, дип ышанасы килә.
Исегезгә төшерәбез, киләсе яртыеллык өчен “Авыл утлары” газетасына язылу бәясе – 1056 сум. “Сельские огни” газетасына 999 сумга язылырга мөмкин. Әбунәче ункөнлегендә бәяләр кими. Газетаны редакциядән килеп алганда (альтернатив подписка), язылу бәясе 648 сум гына була. Бу очракта язылу бәясенә почта чыгымнары керми. Әбунәчеләр редакциягә килеп языла һәм үзләре үк җомга саен газетаны килеп тә ала. Шул рәвешле оешмалары, урамнары белән альтернатив подписканы сайлаучылар бар. Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов берничә ел дәвамында, коллективын район газетасына яздырып, атна саен үзе үк алып кайтып та бирә. Мөслим авылында яшәүчеләр арасында, урамнары белән альтернатив подписканы сайлап, газетаны атна саен чиратлашып алып кайтучылар бар. Андый фидакарьләр булганда, газета яшәүдән туктамас, шәт.
Шулай да тиражның елдан-ел кимүе күңелне әрнетә. Үзләре аң-белем таратырга тиешле интеллигенция вәкилләре дә: “Мәҗбүри булганга гына язылам”, – дип торгач, башкаларга ни әйтәсең?! “Укырга әйбер юк!” Монысы – газетаны укып та карамаган кеше сүзләре, чөнки даими әбунәчеләр кызыксынып укырлык язмаларның – күп, мәгълүматның җитәрлек булуын яхшы белә.
Мәгълүмат чаралары күп, әмма барысы да аны еллар дәвамында сакларга һәм буыннарга тапшырырга сәләтле түгел. Газетага басылганы ташка язылганга тиң.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев