Авыл йөрәге – почта
Мәгълүмат, аралашу чарасы булып тормышыбызда интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да, авыл халкы барыбер гади почта хезмәтеннән башка яши алмый. Бүген дә районыбызда нәтиҗәле эшләп килүче почта бүлекләре бар.
Мәгълүмат, аралашу чарасы булып тормышыбызда интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да, авыл халкы барыбер гади почта хезмәтеннән башка яши алмый. Бүген дә районыбызда нәтиҗәле эшләп килүче почта бүлекләре бар.
Баек авылы почта бүлеге – шуларның берсе. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Солтанова биредә 27 ел хезмәт куя. Бер урында һәм беркайчан да хезмәт хакы югары булмаган, хезмәте авыр һәм җаваплы булган эштә өч дистә елга якын хезмәт куйган әлеге ханымга сокланмый мөмкин түгел.
– Баек почта бүлегенә 1997 елда аяк баскан идем. Шул көннән бирле бер җиргә дә китмәдем, шушы хезмәтемдә бүлек җитәкчесе булып эшләдем, – ди Гөлнара Солтанова. – Әлбәттә, мин эшли башлаган чорда авыл халкы күпләп газета-журнал алдыра иде. Хатлар күпләп килә иде, бәйрәмнәрдә открыткалар алышучылар да байтак булды. Әле ул вакытта компьютер, касса аппаратлары килеп җитмәгән иде почта бүлекләренә. Бар эшне кул белән башкардык. Шуңа да карамастан, ул вакытларда да бик яратып, күңелле итеп эшли белдек.
Бүген Баек почта бүлеге Баек, Дусай һәм Яңа Сәфәр авылларына хезмәт күрсәтә. Заманалар үзгәреп, эш алымнары яңача булса да, авыл халкы бүген дә почта хезмәтен үз күрә.
– Почта хезмәтен бигрәк тә өлкәннәребез яратып куллана: газета-журнал, түләү счетлары алып газга, электр энергиясенә, телефонга, коммуналь хезмәтләргә түләүләрен башкаралар. Пенсия, пособие һәм субсидияләрен алалар. Шулай ук бүген почта бүлекләре аша салымнар, ЮХИДИ штрафлары һәм башка түләүләрне да башкарырга мөмкин. Соңгы елларда товар сату, иминиятләштерү килешүләре төзү кебек яңа хезмәтләр да барлыкка килде. Бүген бүлеккә товар сату буенча 60 мең сумга якын күләмендә план җиткерелә. Товар сату, иминиятләштерү һәм газет-журналларга яздыру буенча куелган планнарны тулысынча үтибез, – ди Г. Солтанова.
Почта бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкару белән бергә, Гөлнара үзе унбиш километр ераклыктагы Сәфәр авылына да почта тарата. Бу хезмәтен дә унбиш елдан артык башкара икән инде ул. Дусай авылында – Илсөяр Шакирова, Баекта Эльмира Сәмигуллина почта хезмәте күрсәтә.
– Без авылда газета-журнал, пенсия яисә субсидия генә таратып калмыйбыз. Өлкәннәребез арасында төрлесе бар. Аякларында йөри алганнары, почта бүлегенә барлык төр түләүләрен үзләре алып килә. Ә йөрергә, хәрәкәтләнергә авырыксынучы, мөмкинлеге булмаган өлкәннәребезнең һәркайсының өйләренә кереп, газ, электр күрсәткечләрен карап, түләү кәгазьләрен җыеп кайтабыз, акчаларын түләп, квитанцияләрен чыгарып, яңадан аны шул ук түләүчеләргә таратып чыгабыз. Алар безнең килгәнне көтеп торалар, алып килгән товарларыбызны да бик яратып алалар. Гомумән, авыл халкы белән бик аңлашып һәм килешеп эшлибез, шөкер, – ди бүлек җитәкчесе.
Почта бүлегенә товарларны тазә (свежий) һәм төрле итеп Әлмәттән китерәләр. Бүген сатуда ярмалар да, сыек майлар да, чәйләр дә, балык һәм яшелчә консервалары, төрле тушенкалар, макарон эшләнмәләре дә төрлесеннән бар. Сатуда шулай ук он, шикәр комы, көнкүреш һәм канцелярия кирәк-яраклары, үсемлек орлыклары да күп.
Вакытлы матбугатка яздыру вакыты – почта бүлекләре өчен дә иң җаваплы чорларның берсе. Алар бу чорны урып-җыюга тиңлиләр. Чөнки нәкъ менә шушы чорда алдагы елга почта бүлегенең киләчәгенә нигез салына, бүлеккә киләчәк басма матбугат барлана.
– Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе – почта бүлекләре өчен иң мөһим вакыт. Без бу чорда үзебезнең авылдашларыбыз белән алдагы ел өчен газета-журналларга язылу хакында тагын да күбрәк сөйләшәбез, аралашабыз. Кемнең нинди газета-журналга язылачагын алдан ук беләбез, дисәк тә ялган түгел. Иң беренче һәм иң күп язылучыларыбыз – әлбәттә, өлкәннәребез. Авылдашларыбыз иң элек район газетасына – “Авыл утлары”на яратып языла. Шулай ук “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре” газеталарын һәм төрле сканвордларны да яратып алдыручылар бар авылларыбызда, – диләр почта бүлеге хат ташучылары Эльмира Сәмигуллина һәм Илсөяр Шакирова.
Эльмира һәм Илсөяр үз хезмәтләрен дистә елга якын башкаралар. “Хезмәт хакларыгыз да аз, йөреп эшләргә кирәк, җаваплылыгы да бик күп, хезмәтегездән алҗымадыгызмы соң?”, – дип сорамый булдыра алмадым Баек почта бүлеге кызларыннан.
– Авылдашларыбыз белән бик аңлашып эшлибез. Шуңа да хезмәтебезне ихлас күңелдән яратып башкарабыз. Ялларга да туктаганыбыз юк, шулай да хезмәтебез белән бик горурланабыз. Авыл халкы, бигрәк тә авылда яшәүче өлкәннәр безгә карап торалар, безнең килүне көтеп алалар. Берүк почтабыз ябылмасын, эштән туктый күрмәгез, диләр безгә. Әлбәттә, почта бүлегебез шулай эшләп торсын, авылдашларыбызның гозерләрен үтәп, алар белән килешеп эшләргә насыйп булсын, – диләр алар.
Әйе, бүген авыл җирендә почта таратучы газета-журнал ташу белән генә шөгыльләнми шул. Ул – сатучы да, иминиятләштерү агенты, банк хезмәткәре, салым инспекторы, психолог, киңәшче һәм тагын әллә ничә төрле вазыйфа башкара ала һәм башкаралар да. Хезмәтләре тиешенчә бәяләнсен һәм авыллардагы почта бүлекләре даими эшләсен иде шул. Кайбер кече авылларда, әйткәнемчә, почта хезмәткәре – авыл белән авыл җирлеге арасында элемтә алып баручы вәкил дә әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев