Авыл йөрәге – почта
Һәр елны 9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә
Әлеге көннең барлыкка килүе ерак тарихи елларга барып тоташа. 1847 елның 9 октябрендә Бөтендөнья поч-та оешмасы төзелә. Бу көн илләрне һәм халыкларны берләштерә. Бүген почта клиентлары 6800 телдә сөйләшә. Мәгълүмат, аралашу чарасы булып тормышыбызда интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да, авыл халкы барыбер гади почта хезмәтеннән башка яши алмый. Бүген дә районыбызда нәтиҗәле эшләп килүче почта бүлекләре бар.
Баек авылы почта бүлеге – шуларның берсе. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Солтанова биредә 27 ел хезмәт куя. Бер урында һәм беркайчан да хезмәт хакы югары булмаган, хезмәте авыр һәм җаваплы булган эштә өч дистә елга якын хезмәт куйган әлеге ханымга сокланмый мөмкин түгел.
– Баек почта бүлегенә 1997 елда аяк баскан идем. Шул көннән бирле бер җиргә дә китмәдем, шушы хезмәтемдә бүлек җитәкчесе булып эшләдем, – ди Гөлнара Солтанова. – Әлбәттә, мин эшли башлаган чорда авыл халкы күпләп газета-журнал алдыра иде. Хатлар күпләп килә иде, бәйрәмнәрдә открыткалар алышучылар да байтак булды. Әле ул вакытта компьютер, касса аппаратлары килеп җитмәгән иде почта бүлекләренә. Бар эшне кул белән башкардык. Шуңа да карамастан, ул вакытларда да бик яратып, күңелле итеп эшли белдек.
Бүген Баек почта бүлеге Баек, Дусай һәм Яңа Сәфәр авылларына хезмәт күрсәтә. Заманалар үзгәреп, эш алымнары яңача булса да, авыл халкы бүген дә почта хезмәтен үз күрә.
– Почта хезмәтен бигрәк тә өлкәннәребез яратып куллана: газета-журнал, түләү счетлары алып газга, электр энергиясенә, телефонга, коммуналь хезмәтләргә түләүләрен башкаралар. Пенсия, пособие һәм субсидияләрен алалар. Шулай ук бүген почта бүлекләре аша салымнар, ЮХИДИ штрафлары һәм башка түләүләрне да башкарырга мөмкин. Соңгы елларда товар сату, иминиятләштерү килешүләре төзү кебек яңа хезмәтләр да барлыкка килде. Бүген бүлеккә товар сату буенча 60 мең сумга якын күләмендә план җиткерелә. Товар сату, иминиятләштерү һәм газет-журналларга яздыру буенча куелган планнарны тулысынча үтибез, – ди Г. Солтанова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.
Фото – Гөлнара Солтанованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев