Акыллылар укый!
Бу көннәрдә журналистлар өчен “урак өсте”: газета-журналлар әбунәчеләрен барлый.
15 июньгә булган мәгълүматларга караганда, киләсе яртыеллык өчен «Авыл утлары» газетасына — 1392, "Сельские огни«га 110 хуҗалык язылган. Авыл җирлекләре арасында киләсе яртыеллык өчен газетага язылучылар саны иң күбе Мөслим авыл җирлегендә: 428 гаилә. Әмма 3-4 ел элек Мөслим почта бүлекчәсендә газетага язылучыларның 800 гаиләдән күбрәк булуын исәпкә алганда, бу бик аз. Иң мөһиме: Мөслим авылында кеше саны кимемәгән бит — 9015 кеше!
Газетага язылмавының сәбәбен райондашларыбыз төрлечә аңлата. «Газета вакытында килми. Соңарып килгән газетага нигә язылыйм?!» — диючеләр бар. Ни дип әйтим, почта эшчәнлегендә проблемалар бар, тик бу юлы аларга тукталасым килми. Бәяне кыйммәтсенүчеләр дә юк түгел.
Юкса 890 сумны кибеткә бер кереп чыкканда да туздырабыз. Тәмәке тартучылар әлеге сумманы 2-3 көндә «һавага очыра».
Бәяне кыйммәтсенүчеләр өчен аңлатып китик. «Авыл утлары» газетасының атнага бер тапкыр гына чыга башлавы да вакытлы матбугатка язылу бәясен арттырмау максатында эшләнде. Без бу адымга газета басу өчен чыгымнар (кәгазьгә, буяуларга бәя, газетаны Мөслимгә китерү һәм халыкка тарату) арту сәбәпле бардык. Нәтиҗәдә газетага язылу бәясе үзгәрмәде. Атнага бер чыкса да, полосалар саны кимемәде, ягъни район газетасы 12 битле булып басыла (район газетасының дүрт бите — кушымта эчендә), моннан тыш 8 битле «Атна вакыйгалары» кушымтасы да килә. Шул рәвешле газета укучылар 20 битле «толстушка» укый.
Тагын бер сәбәп: «яңалыклар белән социаль челтәрләрдә танышабыз». Алайга китсә, җырларны да интернет аша тыңларга була бит! Нигә 700-800 сумга концертка барырга?! Социаль челтәрләр дигәннән, Мөслим-информның төрле төркемнәрендә 35 меңләп язылучысы бар, әмма без аларда язмаларның тулы вариантын куймыйбыз. Тулы вариантны газетада гына укырга мөмкин!
Вакытлы матбугат алдырма учылардан еш ишетелә торган тагын бер фикер: «Укыр әйбер юк бит анда!» Иң мөһиме: әлеге фикерне газетага язылмаган, укып карамаган кеше әйтә (шул рәвешле укымавын акларга тели кебек!). Әмма үзләренең язмаларын, шигырь-хикәяләрен, яки «өстәгеләр» газетада бастыруны таләп иткән чыгышларын газетада бастырырга кирәк: «куштылар бит»! Кушсалар соң, «укыр әйбере булмаган» газетага язудан ни файда?!
Райондашлар чит итсә дә (барысы да димим) күрше районнарда яшәүчеләрдән газетабыз турында матур фикерләр ишетелә. «Газетагызда бөтен темалар да бар», «халыкчан газета» дип, күршеләр дә, читтә яшәүче якташларыбыз да, «ТАТМЕДИА» җитәкчелеге дә рәхмәт сүзләрен җиткерә. «Нигә безнең районда да газетаны төсле итеп чыгармыйлар микән?» — диючеләр дә бар (төсле газета өстәмә чыгымнар сорый).
"Авыл утлары"ның гына түгел, күпчелек газета-журналларның тиражы кими. Әмма бу журналистларның осталыгына да, бәя артуга да бәйле түгел. Халык укымый! Күңелгә тигәне дә шул! Кемдер язылмаганнан гына газета яшәүдән туктамас анысы. Журналистлар да эшсез калмас. Акыллы кешене газетага язылырга һәм укырга үгетлисе юк. Тугры әбунәчеләребезгә һәм газетаны яшәтү өчен кулыннан килгәнчә ярдәм иткән райондашларыбызга рәхмәт! Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов яртыеллык саен коллективын "Авыл утлары«на яздырып, үзе үк атна саен газетаны алып кайтып та бирә. «Август-Агро» компаниясе берничә ел рәттән тыл ветераннарын һәм үз пенсионерларын — яртыеллык саен 50 райондашыбызны район газетасына яздыра. Бик зур рәхмәт аларга!
Сәбәп эзләп түгел, вакыт исәбен онытып газетага языла алмый йөргән райондашлар колагына: вакытлы матбугатка язылу төгәлләнергә бер атна вакыт калды. Бу көннәрдә Әбунәче декадасы бара. Димәк газетага ташламалы бәядән дә язылып була.
Римма Афзалова
Фото Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев