Реклама
Котлаулар
Юбилейларыгыз белән кадерле ветераннар!

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Моратшин Әхәт Галилкари улы (Михайловака) – 90 яшьлек, Бадыкшанова Гөлсинә Ямалетдин кызы (Олы Чакмак), Топорова Мария Ивановна (Ольгино), Баһауова Мөнәвәрә Миңнеәхмәт кызы (Тойгелде), Шәйхетдинов Рәиф Салих улы (Ташлыяр), Әгъләмов Зөфәр Камалетдин улы (Бүләк) – 85 яшьлек, Әюпова Сәлимә Хафиз кызы (Шуганка), Хөснетдинова Гөлсинә Кадермөхәммәт кызы (Вәрәшбаш), Хуҗина Суфия Миңнулла кызы (Мәлләтамак), Фәттахова Гөлсинә Хатыйп кызы (Игенче), Шәмсиева Тәзкирә Ханнан кызы (Игенче), Нәбиуллина Мәйсәрә Зиннур кызы (Мөслим) – 80 яшьлек, Ялалова Тәскирә Рахмай кызы (Баек), Мукшин Сәрваретдин Кәрам улы (Олы Чакмак), Хәбибуллин Шәйхенур Мирзанур улы (Тат. Бүләр), Хаҗиева Мөнҗия Шамил кызы (Торыш), – 75 яшьлек, Ханова Тамара Мөхәммәт кызы (Мөслим), Зиннатуллина Флера Әмир кызы (Мөслим), Солтанова Мөнирә Хәсән кызы (Тат. Бүләр), Хәләфов Динира Назыйф кызы (Крәш. Шуран), Сәлахова Әлфинур Фатыйх кызы (Каенсаз) – 70 яшьлек, Сәгыйдуллина Венера Халит кызы (Мөслим), Әхмәтов Мөхтәр Гыйлметдин улы (Шуганка), Әхмәтҗанов Фирдәвес Миңнехан улы (Шуганка) – 65 яшьлек, Нуретдинова Фәридә Мөҗәһит кызы (Тат. Бүләр), Кузьмина Тамара Константиновна (Сал. Мухан), Сафина Илсөяр Таң кызы (Ташлыяр) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә хәерле озын гомер кичерергә язсын. Гаиләләрегездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт булсын.
Рамил Муллин,
муниципаль район башлыгы,
район Советы рәисе.
Илгиз Низамов,
район ветераннар советы рәисе.
Нет комментариев